ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Мотыгуллин Габделхак Госман улы рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, комиссия әгъзалары, җирлек башлыклары, районның фермер хуҗалыклары вәкилләре катнашты.

3 мартта Тукай районында (Бетки авылы) яшь укытучылар һәм Остазлар катнашында зона методик семинар узды. Вәлиева Э. Д. һәм Шәйхетдинова Ф. Ф. анда актив катнаштылар һәм "Мәктәп укучыларының глобаль компетенцияләрен үстерү бурычларының берсе буларак эмоциональ-образлы фикерләү"мастер-классын күрсәттеләр

7 нче март көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе коллективына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан,Карашай-Саклау авыл җирлегендә, хатын-кызлар көне уңаеннан,бәйрәм чарасы узды. Авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В. барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Шулай ук, бу көнне, ягымлы ханымнарга багышланган җырлар, биюләр, шигырьләр яңгырады. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.


8
март, 2023 ел
чәршәмбе

Кадерле хатын–кызларыбыз! Районыбызның гүзәл затлары!

​Сезне чын күңелдән хатын-кызлар гүзәллеген һәм сөйкемлелеген чагылдыручы язгы илһам һәм шатлык бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. ​Бу бәйрәм Сезгә язгы рух күтәренкелеге, яхшы кәеф, шатлыклы елмаюлар, яңа якты хыяллар бүләк итсен. Һәм шул матур хыялларыгыз тормышка ашсын.

​Һәрберегезнең шатлык һәм хөрмәт бирүче яраткан эше булсын. Районыбыз үсеше өчен төрле өлкәләрдә куйган хезмәтегез өчен рәхмәт. ​Өлкән буын вәкилләренә, хезмәт, тыл ветераннарына, күп балалы аналарга һәм ятимнәргә ана назы биргән олы җанлы ханымнарга, лачын йөрәкле уллар үстергән әниләргә, бүгенге көндә, Илебез иминлеген яклап, яуга кергән батырлар өчен үзләре теккән, бәйләгән, җыйган әйберләргә йөрәк җылысын кушып ярдәм күрсәткән барлык хатын-кызларга чиксез хөрмәт сүзләремне җиткерәм. ​

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Тормышыгызда мәңге яз булсын, кояш көлсен, кошлар сайрасын, киләчәк көннәрегез аяз һәм якты, бәхетле мизгелләргә бай булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, һәр эшегездә уңышлар, бәхет телим. Гаиләләрегездә иминлек булсын, бу матур язлар белән ил-көнебезгә, бар дөньяга тынычлык килсен.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Югары Чыршылы авыл җирлегендә, "Тормыш чәчәге син, хатын-кыз!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И. Н. барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Гүзәл затларга багышлап бик күп җырлар, биюләр, шигырьләр яңгырады. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Гимназиядә иртәдән бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә. Укытучылар халыкара хатын-кызлар көне белән котлаулар кабул иттеләр. Моннан тыш, гимназиянең актлар залында бәйрәм концерты да булды. Гимназия директоры Булатова Гөлнара Назиф кызы барлык хатын-кыз коллегаларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Әлмәт авылында «Язгы хисләр дулкыны» бәйрәм концерты

6 мартта "Кызыл, сары, яшел!» конкурсы узды. Конкурсның максаты: башлангыч мәктәп укучыларының Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксынуын үстерү, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү. Җәлил гимназиясе хәрәкәтенең яшь инспекторлары агитбригадасы 3 нче урынны алды һәм диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Бүген Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Казан шәһәрендәге йомгаклау коллегиясендә катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International