Музыка мәктәбенә экскурсия

2023 елның 10 марты, җомга

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар музыка мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Мәктәптә безне бик җылы каршы алдылар. Балаларны төрле музыка кораллары белән таныштырдылар, балалар матур көйләрне тыңладылар, уен коралларының исемнәрен, аларның барлыкка килү тарихын һәм төзелешен истә калдырырга тырыштылар. Бу очрашу балаларның хәтерендә якты эз калдырыр, киләчәктә музыка мәктәбе укучысы булу теләге тудырыр дип өметләнәбез.Укытучыларга һәм музыка мәктәбе директорына шушы кызыклы экскурсияне оештырган  өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International