Яз белән бергә безгә искиткеч матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. 8 Март-язның иң гаҗәп, иң назлы бәйрәме! Бу көн үзенчәлекле, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән җылына, чәчәкләр , наз белән бизәлгән. Мәктәпнең тәрбия эше планы нигезендә һәм укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, 2023 елның 6 мартында мәктәптә әниләр һәм әбиләр өчен 8 Март , яз бәйрәменә багышланган "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены уздырылды.
2023 елның 5 мартында Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараеның концерт залында «Музыкаль йолдызлар» республика вокал сәнгате конкурсының II йомгаклау туры узды.
Бүген районыбызның йөзьяшәр ак әбиләрен һәм уллары туган илдән читтә батырларча хәрби бурычларын үтәгән аналарны 8 Март бәйрәме белән район Башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады.
Бүген башлангыч сыйныф агитбригадалары арасында Сарман районында юл-транспорт хәләкәтен профилактикалау буенча «Кызыл, сары, яшел!" конкурсы узды.
6 март-Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан, «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Хәниф һәм Рәхилә Хәсәновларны Бриллиант туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
6 нчы март көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Федераль казначылык идарәсе коллективына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе кече һәм урта бизнес вәкилләрен вебинарга чакыра: "2023 елның 6 мартында сәгать 14.00 "Бердәм салым счеты шартларында түләнгән иминият взносларына УСН һәм ПСННЫ ничек киметергә вебинарда сөйләячәкләр"
2023 елның 9 мартында социаль ятимлек һәм гаилә иминсезлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.
Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе утырышы узды. Утырышны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.