ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырышны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Урамда әле кар ята, ә календарь буенча яз! Елның бу искиткеч вакыты хатын-кызлар бәйрәмен башланып китә. Ана турында сүзләр һәр кешенең йөрәгендә яңгырый.  Җәлил бистәсенең 6нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында 8нче март көненә багышланган бәйрәмнәр узды. Балалар җырлар җырладылар, яз һәм әни турында шигырьләр сөйләделәр, музыка уен коралларында уйнадылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәмнәр бик күңелле үтте!

2023 елның 6 нчы мартында "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү" дәресләре "Педагог һәм остаз елы"темасына үткәрелде. Дәреснең максаты: укучыларда һәр кешенең шәхесен булдыруда педагогның роле турында күзаллау формалаштыру; укучыларда ата-аналарга, педагогларга һәм остазларга карата рәхмәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү; остаз дип аталырга мөмкин булган сыйфатлар турында күзаллау.


4
март, 2023 ел
шимбә

Бүген Сарман авылында район Башлыгына кубогына оешма-учреждениеләрнең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча V чемпионат узды.

2023 елның 02 мартында «Юность» сәламәтләндерү лагеренда "Җырлаучы Чыпчык иле" ХХVI балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале, "халык уен коралларында башкаручылар"номинациясе узды.

2023 елның 28 февраленнән 1 мартына кадәр Җәлил Р.Н.Миңнеханов патронажы астында «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК — 2023» зона XXIII еллык ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале узды.


3
март, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 9 октябрендәге 743 номерлы карары белән:

амбулатор гемодиализ үткән урынга транспортта йөрү чыгымнарын компенсацияләү һәм хроник бөер җитешсезлеге белән интегүче, амбулатор гемодиализ ысулы белән дәваланучы кешеләргә яшәү урынына кайту;

Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау системасының махсус онкологик ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларына дәвалану урынына транспортта йөрү чыгымнарын компенсацияләү һәм онкологик авырулардан интегүче затларга яшәү урынына кайту.

Бүген Азат Таһир улы һәм Фәһимә Мансур кызы Амировларның гаиләсе 50 еллык юбилеен бәйрәм итә.

«Ныклы гаилә» проекты кысаларында «Гаилә-тынычлык нигезе» Бөтенроссия социаль-гаилә проекты һәм милли мәдәниятләр елы кысаларында аларны Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М. исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән аларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А., «шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А. һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Гарифуллина И.А. котладылар. Әмировлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп «шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Азат Таһир улы һәм Фәһимә Мансур кызы аларга күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.

3 нче март көнне Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен, сәламәт яшәү рәвеше нигезендә, «Команда мечты» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

27 февраль көнне Җәлилнең 1нче мәктәбендә укытучы һәм остаз елы кысаларында 5нче сыйныфта ачык Татар теле дәресе узды, укытучы Шәймәрданова Л. Н.балалар "үз шәҗәрәңне беләсеңме"темасын өйрәнделәр. Балалар үз нәсел агачын ясадылар, парларда һәм аерым эшләделәр. Дәрес югары дәрәҗәдә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International