Бүген Илексаз авыл җирлегендә Сарман районы башлыгы Хөснуллин Ф. М. катнашында хисап җыелышы булды.
24 нче гыйнвар көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенең 1 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.
2023 елның 20 гыйнварында Әлмәт шәһәренең 2 балалар сәнгать мәктәбендә, «Татнефть» хәйрия фонды белән берлектә, этник музыка уен коралларында уйнау нигезләре буенча семинар узды.
2023 елның 19 гыйнварында чираттагы концерт программасы белән "Җәлил" санаторий - профилакторий укучылары һәм укытучылары сөендерде. М.Г. Юзлибаева күргәзмәсе ачылды.
Ел саен 27 нче гыйнварда билгеләп үтелә торган Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне алдыннан "Җәлил гимназиясе" ндә тематик сыйныф сәгате узды.
2023 нче елның 20-23 нче гыйнварында Казанда 4-8 нче сыйныфлар өчен инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Сарман районыннан Җәлил гимназиясеннән 2 укучы катнашты: Хәсәнова Эмилия (5 нче сыйныф) һәм Әсләмов Илназ (8 нче сыйныф). Илназ Аслямов олимпиада призеры булды! Җиңү белән котлыйбыз! (Укытучысы: Гәрәйшина Эльмира Хәзинур Кызы).
Азалак авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды.
Азалак авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2023 елга планнар белән таныштырды.
«Нөркәй» агрофирмасының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән “Нөркәй” агрофирмасының "Уңыш" җитештерү комплексы идарәчесе Розумбетов Рөстәм Канжай улы таныштырды.
Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы чыгыш ясады.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Хайбрахманова Г.Р., Сарман участок урманчысы Вахитов А.З., Сарман районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Гусманов Р.Р., полиция участок инспекторы Салимгараев Р.Д. чыгыш ясадылар.
Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Халык өчен тематик күргәзмәләр һәм коймак белән чәй өстәле оештырылды.
Бүген Сарман муниципаль районының Иске Имән авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Җыелышта район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты.
Бүген Александровка авыл җирлегендә отчет җыелышы уткэрелде
VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Николаевич Глушков Александровка авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Депутатка 2 кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итүдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.