Бүген Сарман муниципаль районының Иске Имән авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Җыелышта район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты.
Җирлектә 2022 елда башкарылган эшләр һәм 2023 елга бурычлар турында Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова сөйләде. "Нөркәй "агрофирмасы" АҖ эшчәнлеге турында Рөстәм Розумбетов сөйләде. Сарман районында Эчке эшләр бүлеге эше турында Илшат Латыйпов сөйләде.
"2022 елда Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеше һәм 2023 елга бурычлар турында" доклад белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады.