Хөрмәтле гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Коткаручы көне белән котлыйм. Сез үзегез өчен җиңел булмаган, әмма игелекле эшне - бәлагә тарыган кешеләргә беренче булып ярдәмгә килүне сайладыгыз. Куркынычны җиңеп һәм үзегезне куркыныч астына куеп, сез иң кыйбат - Кеше гомерен саклап каласыз. Барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренә профессиональлекләре һәм иң катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба белүләре өчен рәхмәт белдерәм, тармак ветераннарына сез коткаручыларның яшь буынына тапшырган тәҗрибә һәм осталык өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек,тынычлык һәм иминлек телим.
Мәктәптә күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме узды. Балалар өчен яңа ел-ул әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Бу вакытта балалар Кыш Бабай, Кар Кызы һәм, әлбәттә, бүләкләр көтәләр.Балалар конкурсларда катнаштылар, җырладылар, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән йөрделәр, күңел ачтылар. Чара дәвамында ата-аналар балаларның эчкерсез елмаюларын һәм бәхетле күзләрен күзәттеләр.
Теләсә нинди җәмгыятьнең актуаль һәм актуаль проблемасы - балалар тәрбияләү проблемасы, һөнәренең сыйфаты турында кайгыртучы һәр кеше профессиональ булып үсәргә тели. Балалар бакчаларында эшләүчеләр дә моннан читтә калмый. Шуңа күрә аларның күбесе "Ел тәрбиячесе " педагогик осталыгы конкурсында катнашалар. 20 декабрь Сарман "Лилия" балалар бакчасында профессиональ осталык конкурсының муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды. Безнең балалар бакчасыннан Мансурова Илзира Руфатовна чыгыш ясады , без аңа иҗади уңышлар һәм профессиональ үсеш телибез.
Бүген район Советының утырышлар залында гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.
Бүген район Советының утырышлар залында наркотикларга каршы комиссия утырышы булды.
Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Бүген район Советының утырышлар залында Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле катнашында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды.
Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Сөлек авылында яшәүче Ризванова Хурия Төхбәтулла кызына 90 яшь тулды. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән юбилярны район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов котлады. Котлауларга Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, җирлекнең ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, туганнары, якыннары кушылды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Ел җитәкчесе-2022"конкурсына йомгак ясау тантанасында катнашты.
Укуда, спорт ярышларында, иҗади тормышта актив катнашкан Сарман районыннан 37 бала, мобилизацияләнгән гражданнар гаиләсеннән булган балалар Республика Яңа ел Чыршысында катнаштылар.