ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сөлек авылында Яңа елны каршылау


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсы бара. Авыл җирлекләре арасында бәйге ике этапта алты номинация буенча үткәрелә. Беренче этап муниципаль район дәрәҗәсендә үткәрелә. Икенче этапта комиссия тиешле 5 зона төркемнәре буенча җирлекләр арасында конкурста җиңүчеләрне билгели. 

 


Яңа ел могҗизасы булды! Җәлил поселогындагы 4нче "Кызыл Калфак" балалар бакчасына "Бабашкалар" алып кайттылар! Бабашкалар- модельләштерү һәм ирекле уен өчен яраклы уенчыклар . Алар экологик чиста каеннан ясалган. Татнефтькә һәм республиканың көньяк-көнчыгышында балалар белем бирү мохитен үстерү проекты "Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән Диалог» җитәкчеләренә   Сергей Владимирович Плахотниковка  зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Янурыс авылында үзара салым чаралары хисабына яктырткычлар алыштырылды

Яңа ел алдыннан Җәлилнең 1нче мәктәбенең барлык классларында сыйныфтан тыш чаралар узды. Балалар төрле илләрнең яңа ел традицияләре турында күп нәрсә белделәр, табышмаклар чиштеләр һәм төрле конкурсларда ярыштылар. Соңыннан барлык балалар да район башлыгыннан татлы бүләкләр алдылар.

27 нче декабрь конне Карашай –Саклау балалар бакчасында Яна ел бэйрэме утте.  Чара барышында балалар төрле уеннар уйнадылар, әкият геройлары белән бергә Кыш бабайга төрле концерт номерлары күрсәттеләр. Ә Кыш Бабай балаларны һәм аларның әти-әниләрен Яңа ел белән котлады, шулай ук бүләкләр таратты һәм балаларны татлы күчтәнәчләр белән сыйлады. Ә залда утыручы әти-әниләр алкышлар белән балаларны көч биреп тордылар. Шулай итеп, чара күңелле һәм истә калырлык булып үтте.

Яңа ел -  барлык кешенең иң яраткан, күптән көтелгән, шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе. 26 нчы декабрьдән бакчабызда  Яңа елга багышланган бәйрәмнәр  башланды. Әкият геройлары барлык уеннары һәм көлке шаярулары белән балаларны сөендерделәр.

Матур традиция буенча бәйрәм ахырында балалар Яңа ел бүләкләре алдылар.Яңа ел бүләкләре өчен Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга рәхмәтебезне белдерәбез.


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Бу көнне балалар зур түземсезлек белән көттеләр. Бакчабыз сихри әкияткә чумды. Алар биеделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр.Кыш бабай белән Кар кызы балаларга бүләкләр таратты. Яңа ел бүләкләре өчен Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга рәхмәтебезне белдерәбез.Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!

Бүген Сарман мәдәният йортында ветераннар өчен Яңа ел чыршысы узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Котлауларга район ветераннар советы рәисе Асылъяр Харисов та кушылды. Чара концерт номерлары белән дәвам итте.

26 декабрь көнне  район мәдәният йортында балалар өчен “Яңа елның тылсымлы ачкычы” дип исемләнгән әкият-тамаша күрсәтелде. Театральләштерелгән тамаша барышында балалар белән кызыклы уеннар оештырылды. Уеннар барышында балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International