5 нче декабрьдә "Җәлил гимназиясе" ндә РФ һәм ТР Дәүләт флагларын кертү тантанасы узды. Линейкага әниләр чакырылган иде, алар Әниләр көненә багышланган "Алтын куллар әниләре" күргәзмәсендә катнаштылар. Гимназия директоры Г. Н. Булатова аларга күргәзмәдә актив катнашулары өчен грамоталар тапшырды.
«Бердәм РОССИЯ» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм Сарман муниципаль районының өстәмә мәйданчыкларында, Партия оешуга 21 ел тулу уңаеннан, гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә.
Бүген партиянең Сарман җирле бүлегендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевич гражданнарны кабул итте.
Янгын куркынычсызлыгы буенча эш Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында мөһим урын алып тора. Шул рәвешчә, өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар янгынга юл куймау максатыннан "Теремкәйгә килегез, утны сүндерегез" дигән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Театр барышында балалар янгын сүндерү һәм янгын булдырырга мөмкин булган предметлар белән таныштылар. Ут белән уйнау нинди зыян китерә алуы турында күп әйбер белделәр.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органының баш белгече, инвалидлар декадасы кысаларында опекуннарны закон һәм норматив актлардагы үзгәрешләр белән таныштыру, суд тарафыннан эшкә сәләтсез яки чикле сәләтсез дип танылган балигъ булган затларның милек һәм шәхси хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү проблемалары турында фикер алышу һәм аларны яклау максатыннан консультатив әңгәмәләр үткәрелде. Опекуннарга үз хокуклары һәм бурычлары аңлатылды; инвалидларны караган вакытта, шулай ук инвалидларны махсус учреждениеләргә урнаштырганда гамәли киңәшләр бирелде.
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә инвалидлар декадасы
Алдагы язмабызда әйткәнебезчә, бездә кунакта Ләке авылының җыр сөюче, уңган, чибәр кызлары кунакта булдылар. Алар “Они защищали отчий дом“ проектының төп, интерактив өлешендә катнаштылар. Чарадан соң, арып, талып бетсәләр дә: ”Апа, безнең кичке концертка кадәр әле тагын вакыт бар”,- диделәр. Бала кешенең буш вакытын файдалы үткәрергә омтылуына һич каршы килергә ярамас дип, гәрчә эш сәгатебез чыккан булса да, без аларга шушы проект кысаларында оештырылган “Они сражались за Родину” циклыннан видеоязма карарга тәкъдим иттек. Алдагы юллар Бөек Ватан сугышы ветераны, авылдашыбыз, Дәүләтова Камал апаның сугыш еллары хәтирәләреннән бер өзек.
“Сугышка эшелон белән барабыз, күрәбез шәһәрләр җимерелеп беткән бөтенләй, йортларның стеналары юк. Шулай барганда вагоннар янына балалар йөгереп киләләр. Аларны күз алдына китерсәм, әле хәзердә күңел тула. Әй, мескенкәйләрем ипи юк бит. Үзебезгә дә сохари гына бирәләр. Шул сохариларны аларга өләшеп бетерә идек. Кайда яшисез дип сорыйбыз, үзләренең йортлары янында землянкалар казып кергәннәр, шунда яшиләр икән. Мескенкәйләрем үзләре елыйлар, узләре сөенәләр, кулларын сузып ипи көтәләр. Үзебез ач калсак калдык, ләкин бөтен сохарины аларга өләшеп бетерә идек...”
Камал апа турында бу видеоязманы төшергәндә сугыш бетүгә 70 ел иде инде, ләкин ач-ялангач балаларның кулларын сузып поезд вагоны янында торулары бүгенгедәй исемдә дип, сөйләгән чагында тавышлары калтырап, күзеннән яшьләр тамды. Онытырлык та түгел...
Сугыш беркемне дә аямаган, солдатларны да, гади халыкны да, хатын-кызлар белән балаларны да. Ләкин тыл да, фронт та бердәм булып, кешеләр бер-беренә ярдәм итеп, Камал апалар сыман соңгы сохари сыныгы белән бүлешеп илебез җиңү яулады. Сугышның никадәр авыр булуы Камал апаның шушы берничә җөмләсеннән үк билгеле.
“Үткәннәрне катлап тору кирәкме”,- диючеләр булыр, тик үткәнен белмәгән халыкның киләчәге, бүгенге тормышының кадере юк. Шуңа күрә нинди генә чара үткәрсәк тә, үсеп килүче буынга бүгенге киң, мул, ипигә тамаклары туеп яшәгән тормышның кадерен белергә кирәген, аларның иң зур һәм җаваплы эшләре уку икәнен, үсеп җитеп илебезнең чын шәхесләре булу аларның төп максатлары булырга тиешлеген аңлатырга тырышабыз.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә җирлек башлыклары, Башкарма комитет, район оешмалары бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Александровка авыл җирлегендә инвалидлар декадасы
Ел саен декабрь ае башында момкинлекләре чикле кешеләр -инвалидлар декадасы була.