"Они защищали отчий дом" проектын гамәлгә ашыру

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Алдагы язмабызда әйткәнебезчә, бездә кунакта Ләке авылының җыр сөюче, уңган, чибәр кызлары кунакта булдылар. Алар “Они защищали отчий дом“ проектының төп, интерактив өлешендә катнаштылар. Чарадан соң, арып, талып бетсәләр дә: ”Апа, безнең кичке концертка кадәр әле тагын вакыт бар”,- диделәр. Бала кешенең буш вакытын файдалы үткәрергә омтылуына һич каршы килергә ярамас дип, гәрчә эш сәгатебез чыккан булса да, без аларга шушы проект кысаларында оештырылган “Они сражались за Родину” циклыннан видеоязма карарга тәкъдим иттек. Алдагы юллар Бөек Ватан сугышы ветераны, авылдашыбыз, Дәүләтова Камал апаның сугыш еллары хәтирәләреннән бер өзек.

“Сугышка эшелон белән барабыз, күрәбез шәһәрләр җимерелеп беткән бөтенләй, йортларның стеналары юк. Шулай барганда вагоннар янына балалар йөгереп киләләр. Аларны күз алдына китерсәм, әле хәзердә күңел тула. Әй, мескенкәйләрем ипи юк бит. Үзебезгә дә сохари гына бирәләр. Шул сохариларны аларга өләшеп бетерә идек. Кайда яшисез дип сорыйбыз, үзләренең йортлары янында землянкалар казып кергәннәр, шунда яшиләр икән. Мескенкәйләрем үзләре елыйлар, узләре сөенәләр, кулларын сузып ипи көтәләр. Үзебез ач калсак калдык, ләкин бөтен сохарины аларга өләшеп бетерә идек...”

Камал апа турында бу видеоязманы төшергәндә сугыш бетүгә 70 ел иде инде, ләкин ач-ялангач балаларның кулларын сузып поезд вагоны янында торулары бүгенгедәй исемдә дип, сөйләгән чагында тавышлары калтырап, күзеннән яшьләр тамды. Онытырлык та түгел...

Сугыш беркемне дә аямаган, солдатларны да, гади халыкны да, хатын-кызлар белән балаларны да. Ләкин тыл да, фронт та бердәм булып, кешеләр бер-беренә ярдәм итеп, Камал апалар сыман соңгы сохари сыныгы белән бүлешеп илебез җиңү яулады. Сугышның никадәр авыр булуы Камал апаның шушы берничә җөмләсеннән үк билгеле.

“Үткәннәрне катлап тору кирәкме”,- диючеләр булыр, тик үткәнен белмәгән халыкның киләчәге, бүгенге тормышының кадере юк. Шуңа күрә нинди генә чара үткәрсәк тә, үсеп килүче буынга бүгенге киң, мул, ипигә тамаклары туеп яшәгән тормышның кадерен белергә кирәген, аларның иң зур һәм җаваплы эшләре уку икәнен, үсеп җитеп илебезнең  чын шәхесләре булу аларның төп максатлары булырга тиешлеген аңлатырга тырышабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International