Россиядә Аналар көне ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә.Шушы бәйрәм уңаеннан Мортыштамак авылы мәдәният йортында зур концерт оештырылды. Концерт әниләргә багышланган моңлы җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр белән үрелеп барды.
24-26 ноябрьдә Зәй шәһәренең "Старт" клубында («Спорт энергиясе» футбол манежы) Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XIX авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона этабы узды. Ярышларда 12 муниципаль районнан командалар катнашты: Ютазы, Сарман, Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Аксубай, Азнакай, Түбән Кама, Актаныш, Әлмәт, Зәй һәм Алексеевск.
27 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә спорт мәктәбе бадминтончылары “Татарстанның бадминтон өметләре” ярышларының зона турында катнаштылар.
2012 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар арасында Диас Әхмәдуллин 2нче урын,
Тимур Мәвләветдинов 3нче урын яуладылар.
Тренер Илдар Гәрәев.
26 ноябрьдә Лениногорск шәһәрендә йөзү буенча ярышлар узды , анда безнең Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы 1нче спорт мәктәбе командасы 2нче урынны алды.
Узган ялларда 1нче спорт мәктәбе тренеры Миңнехуҗин Алмаз Илдар улы полиция генерал-лейтенанты А. Ф. Әхмәтханов истәлегенә багышланган Көрәш буенча Бөтенроссия турнирында катнашты, анда мактаулы өченче урынны алды! Алмаз Илдар Улын Котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр телибез!
25 ноябрь көнне, Чураш авыл китапханәсендә, әниләр көне уңаеннан «Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Китап укучылар игътибарына Ана-Хатын-кыз темасын күзалларга ярдәм иткән, олы затларыбызга багышланган китаплар, журнал мәкаләләре тәкъдим ителде. Шулай ук биредә безнең тормышыбызга ныклап үтеп кергән әниләр бәйрәме тарихы турында да белергә була иде.
Район Башлыгы Ф.М. Хөснуллин мобилизацияләнгән сарманлылар белән очрашты. Казан-Экспо һәм танк полигонында хәрби әзерлек буенча өйрәнүләр үтүче егетләребезгә күчтәнәчләр, беренче чираттагы кирәк-яраклар тапшырды.
Әниләр көне- иң җылы бәйрәм, чөнки барлык балалар үзләренең иң кадерле кешеләрен – әниләрен котлыйлар. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Әниләр көне бик матур һәм мавыктыргыч үтә.
Кадерле әниләр! Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Әни! Һәркем өчен иң изге зат, тормышыбызның яме, иң газиз, иң якын кешебез. Ничә генә яшьтә булсак та, төпле киңәш сорап әниләр янына киләбез, чөнки аларның һәрчак, безне аңлап, ярдәм итәчәген беләбез. Хөрмәтле әниләр! Бүген сезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр сыман. Күп бала тапкан һәм тәрбиягә алган балаларны үстереп, аларга ана назын биргән ханымнар, сугыш елларында газиз ул һәм кызларын яу кырына озаткан, сугыштан соңгы авыр елларда тормыш йөген үз иңнәрендә күтәргән һәм бүген Илебезгә янәдән куркыныч янаган көннәрдә балаларын Ватанны сакларга озаткан аналар! Сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм һәм сезнең чиксез сабырлыгыгыз, батырлыгыгыз белән сокланам. Бәйрәм белән котлап, Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә учагы җылысын, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын куанычлы гомер кичерүегезне телим.
Мәктәбебез коллективы Бөтендөнья "Татарча диктант -2022"белемтикшерү акциясенә кушылды.Зөлфәт Хәкимнең "Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?" өзеген мәктәбебез мәйданчыгында йөздән артык кеше язды. Текстта сүз барган милли җылылыкны кайнар чәй, киң күңеллелек һәм кунакчыллыгыбыз белән көчәйтәсе килде. Чакыруны кабул итүчеләргә зур рәхмәт.