ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә җирлек башлыклары, Башкарма комитет, район оешмалары бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

29 ноябрьдә Сарман муниципаль районы башлыгы каршындагы эшкуарлар Иҗтимагый советы утырышы узды. Утырышта район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Татарстан Республикасы фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе президенты Байтемиров Камияр Миҗагит улы һ.б. оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. 

Утырышта Сарман муниципаль районында кече һәм урта бизнесны үстерү, агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формалары турында темалар яктыртылды. Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе Советы әгъзалары эшкуарларны Ассоциация эшчәнлеге, үсеш перспективалары турында таныштырдылар. Шулай ук кече һәм урта бизнес субъектлары утырыш барышында салым законнарындагы яңалыклар, Роспотребнадзор тикшерүләре турында белделәр.

Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы район территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерүгә керткән өлешләре өчен эшмәкәрләргә һәм мобилизацияле гражданнарга гуманитар ярдәм җыйган активистларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Утырышта катнашучыларны таныштыру өчен район җитештерүчеләре, фермер хуҗалыклары , шулай ук үзмәшгульләр эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Концерт номерлары чараның бизәге булды.

Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы Иске Кәшер урта мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары белән «ничек IT-эшмәкәр булырга» дигән темага «Сан дәресе» үткәрде. Дәреснең төп максаты: IT-өлкә белән бәйле стартаплар турында сөйләшү. IT- ничек эшмәкәр булырга мөмкин.

28 ноябрь көнне Карашай Саклау авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган кичә булды. Авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовна әниләрне бәйрәм белән котлады.Концерт җырлар, матур шигырьләр, әниләр көненә багышланган балалар спектакле белән үрелеп барды.

Татарстанда 28 ноябрьдә «ГТО комплексының инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар тарафыннан сынау нормативларын үтәү буенча тестлар оештыру» курслары старт алды. 72 с курслар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында уза. Татарстанда Идел буе университеты белән берлектә ГТО региональ операторы тарафыннан эшләнгән курсны республиканың 16 районыннан 36 кеше тыңлады. Ачылышта тыңлаучыларны региональ оператор рәисе Эдуард Иванов сәламләде.

60 ел бергә


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген 28 нче ноябрьдә линейкада балалар алдында «Татнефть» хәйрия фонды вәкиле Яһүдина З.Ф. чыгыш ясады. 2021-2022 нче уку елы республика олимпиадалары призерлары, 10 нчы сыйныф укучылары Сагидуллин Альберт һәм Харисов Ренат, аларны әзерләгән укытучылар Рәхимов Ринат Фадит улы һәм Гәрәева Венера Азат кызы сертификат һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

26 нчы ноябрьдә 2 нче "А" сыйныфында Әниләр көненә багышланган чара үткәрелде. Балалар концерт белән чыгыш ясадылар, әниләр өчен конкурслар һәм уеннар үткәрелде, эниләр открыткалар белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, чәй мәҗлесе оештырылды. Чара күңелле һәм дәртле үтте. Балалар һәм әниләр канәгать калдылар.

26 ноябрь көнне, Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында, Әниләр  көне уңаеннан, бәйрәм кичәсе үтте. Авыл жирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы бик жылы итеп әниләрне бәйрәм белән котлады. Бәйрәм уңаеннан, авыл үзешчәннәре, Ахунжанова Рима Хавиз кызының “Ач күзеңне, дөнья бу!” дигән спектаклен сәхнәләштерделәр.

Авылыбызның олкәннәре арасында үзенең юбилейына- түгәрәк санга барып җитүчеләренең берсе- Прасова Зинаида Прокопьевна. 25 нче ноябрь көнне Зина апага-90 яшь тулды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International