Чираттагы очрашуыбыз “Они защищали отчий дом” проекты кысаларында “Они сражались за Родину” дип исемләнгән чаралар циклына багышланган иде. Үсеп килүче буын Бөек Ватан сугышы турында тарих битләреннән, төрле фильмнардан, әңгәмәләрдән ишетеп кенә белә. Кызганычка каршы, хәвефле елларны кичереп, сугыш кырыннан исән әйләнеп кайткан ветераннарабыз рәтләре елдан ел сирәгәя. Элегерәк ветераннар белән һәрдаим очрашулар оештырылып торса, бүген андый мөмкинлек бөтенләй юк диярлек.
Ләкин Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее фондларында уникаль видеоязмалар саклана. Әлеге видеоязмаларда ветераннарабыз сугыш еллары истәлекләре, үз күзләре белән күргәннәре, башларыннан кичкәннәр белән уртаклашалар.
Сарман гимназиясенең 6А сыйныфы укучылары игътибарына райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, Хамитов Гыйлмөхәммәт Зиятдин улының истәлекләре тәкъдим ителде. Гыйлми бабай (үзенә шулай дәшәргә кушарга иде ул) бүген безнең арабызда юк, бары тик шушы видеоязмада гына һаман да елмаеп тора. Укучылар өчен мондый чаралар бик мөһим, чөнки сугыш, тыл ветераннарына хөрмәт, ватанпәрвәрлек хисләре Гыйлми бабай кебек Җиңү язын якынайткан батыр йөрәкле кешеләр үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш. Без, тыныч тормышта яшәүчеләр, алар алдында түләп бетермәслек бурычлы.
Очрашуыбызны йомгаклап һәрвакыттагыча кечкенә генә әңгәмә ясадык. Һәм сөйләшү барышында “Ә ни өчен без ветаннарыбыз хакында хәтерне сакларга тиеш соң, әллә кайчан үткән вакыйгалар бит инде ул?” дигән сорауга “Чөнки алар булмаса, без бүген булмас идек” дигән җавапны ишетү чиксез сөенечле, рәхәт булды. Димәк, үсеп килүче буын дөрес фикердә, дөрес юнәлештә тәрбияләнә, димәк, үткәргән чаралар, очрашуларның, төрле яклап алып барылган күмәк тәрбия эшенең нәтиҗәсе бар.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Ф. Х. Мөхәммәтшин тәкъдиме буенча 26 октябрьдә Җәлил 1нче мәктәбендә укучыларга хокукый белем бирү буенча республика дәресе үткәрелде. Җәлил муниципаль район башлыгы Кәримова Р. А., мәктәп директоры Лотфуллина Г. Ф., балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Газизуллина Р. Р., җәмгыять белеме укытучысы Ягудина З. Ф. дәрестэ катнашты
2022 елның 27 октябрендә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әнвәр Закиров Сарман районында яшәүчеләрне кабул итәчәк.
Кабул итү Сарман район суд приставлары бүлегендә Сарман авылы, Куйбышев урамы, 86 йортта узачак.
Кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин: 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-02, 8(85559) 2-48-37. Үзең белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе булырга тиеш.
Олуг юбилее белән ветеранны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мортыштамак авыл җирлеге, ветераннар советы әгъзалары, балалары, оныклары да Нәҗибә апаны юбилее белән тәбрикләп, сихәт гомер теләделәр.
- Минем өчен бүгенге көн икеләтә истәлекле. Оныгым Ильяс контракт хезмәтеннән кайтты. Ил-көннәребез тыныч булсын, исән-сау яшик, - диде ул.
Гомере буе авыр хезмәтләр башкарган, эретеп ябыштыручы булып эшләгән Нәҗибә апага карап, бер дә үз яшен бирмисең әле. СөбханАлла, күз тимәсен. Акыллы, төпле фикерле, хәтере дә бик яхшы.
Бүген 12-23 октябрьдә шикәр чөгендере игү һәм җыеп алу буенча комбайнчылар, механизаторлар һәм агрономнар арасында ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.
Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Салихов бүләкләде.
Тулырак sarman-rt.ru сайтында укыгыз.
Кучмә семинар.
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
"Җәлил гимназиясе "ндә 7 нче октябрьдән 22 нче октябрьгә кадәр психология атналыгы узды. Аның кысаларында берничә көн дәвамында балаларда һәм яшүсмерләрдә мәдәниятара коммуникация, стрессларга каршы торучанлык, шулай ук имин психологик кәеф формалаштыруга, укучыларның уңай мотивациясенә ярдәм итүче чаралар узды.
«Мәрхәмәтле Татарстан»этабында катнашу
Халыкара Икмәк көне бөтен дөньяда 16нчы октябрьдә билгеләп үтелә. Рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм балаларны икмәкне кадерләү максатыннан безнең гимназиядә әлеге мөһим темага багышланган чара узды. Балалар икмәкнең ничек җитештерелүе һәм һәр икмәккә күпме хезмәт кертелүе турында сөйләделәр. Табышмаклар чишелде. Балалар авыр сугыш чоры, блокадалы 125 грамм икмәк турында презентация карадылар. Бу чарада укучыларның ата-аналары да актив катнашты. Икмәк-күмәч әйберләреннән күргәзмә оештырылды.