ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Саклаубаш авыл җирлегендә өлкәннәр көнен зурлап билгеләп уттеләр. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында бу көнгә карата күп чаралар үткәрелде

Бүген район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган мавыктыргыч чара узды. Чарада узләренен гаиләләренә балалар  алып тәрбияләүче  опекуннар да актив катнашты. Аларга карата узләренең ихлас теләкләрен район Башкарма комитеты  җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сахипова җиткерделәр.

Патриотик аңны формалаштыруда төп рольне, әлбәттә, гаилә һәм мәктәп башкара. Ләкин бу юнәлештә эш күпкырлы булырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә музейда үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып барыла, уникаль проектлар тормышка ашырыла. Шуларның берсе - Президент грантлары бәйгесе җиңүчесе - «Они защищали отчий дом» проекты.

Балалар өчен интерактив чаралар бик кызыклы, алар барлык биремнәрдә үзләре катнашалар, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәргә әзерләр. Чираттагы кунакларыбыз, Сарман гимназиясенең 6а сыйныф укучылары да кызыксынучан һәм тапкыр булдылар.

Катнашучыларга баһадирларның көбә күлмәген, бармицалы шлемны кияргә, кулларына калкан алырга, ук белән җәя тарттырып карарга һәм башка бик күп нәрсәләр белән танышырга  мөмкинлек бирелә. Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы чорына аерым игътибар биреп, шул авыр елларда районыбыз тормышында булган вакыйгалар турында сөйлибез, совет солдаты киемнәре, портянкалар чолгау тәртибе белән таныштырып, плащ-палатка җыябыз. Һәм һәрвакыт балаларның фикерләрен тыңлап, алга таба теге яки бу мәсьәлә буенча фикерләшеп, дөрес нәтиҗәләр ясыйбыз.

Һәрвакыттагыча вакыт сизелмичә дә үтә һәм һәр чара азагында "Сезгә ошадымы?!"дигән сорауга балаларның дәррәү «Әйе!!!» диюләре, башкарган эшнең нәтиҗәле булуын, чираттагы план чарасы гына түгел икәнен раслый. Һәр очрашу, һәр лекция, нинди генә темага булса да, без һәрвакыт балаларга әти-әнине, дусларны, укытучыларны, мәктәпне, хәтта яшәгән урамны, туган авылны, туган якны, үзең яшәгән дәүләтне бәяләргә, яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген җиткерәбез.

Зур Нөркәй авыл җирлегендә өлкәннәр көне.

Специалисты Совета и Исполнительного комитета Сармановского муниципального района приняли участие в зональном туре ежегодного открытого республиканского телевизионного фестиваля творчества работающей молодежи Республики Татарстан «Наше время – Безнең заман».

29 нчы сентябрь көнне Сарман аграр көллияте базасында 2023 елга авыл хуҗалыгы техникасы әзерләү һәм яңарту буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Аның эшендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәте буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты. Киңәшмәгә дүрт – Сарман, Тәтеш, Кукмара, Балык Бистәсе районнарының авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм баш инженерлары, дилерлар һәм товар белән тәэмин итеп торучылар (поставщиклар) чакырылган иде.
Чарага чакырылганнар белән очрашуда район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһелтдинов катнаштылар.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Муниципаль архивта Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, Контроль - хисап палатасы, муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетында архив эшен башкару өчен җаваплы хезмәткәрләр булдылар. Алар бүлектә архив документларын туплау, исәпкә алу һәм саклауны тәэмин итү өчен үткәрелә торган чаралар белән таныштылар. Бүлек җитәкчесе районда архив эшенең барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйләде, экскурсия үткәрде.

#Лучший архивист РТ 2022 года

2022-2023 нче уку елында Җәлил 1 нче мәктәбендә  мәктәп түгәрәкләре эшли: робототехника нигезләре (Чернова Л .А.), Оста куллар (Тихонова Р. Р.), Җиде нота (Шәйхетдинова Ф. Ф), беренче сыйныф укучылары өчен  Инглиз теле (Мөхтәрова М. А.), баскетбол (Нәбиуллин Р. Р.), яшьләр өчен хәрәкәт инспекторлары (Зәлилова А. Р.), театр (Гимаева А. И.). Мәктәп түгәрәкләренә язылу "өстәмә белем бирү навигаторы"бердәм системасы аша алып барыла.

Иске Кәшер урта мәктәбендә 28.09.2022 елында юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәре Ситдыйкова Алсу Рәзин кызы мәктәп укучылары белән очрашты. "Юл-транспорт һәлакәтләре яшьләр арасында травматизмның төп сәбәбе булып тора. Бу проблеманың мөһимлеген барысы да белми, ләкин ул безнең һәрберебезгә кагыла ала. Без барыбыз да теге яки бу рольдә юл хәрәкәтендә катнашучылар: кемдер җәяүле яки машина пассажиры, ә кемдер үзе үк машина йөртүче»,-дип мөрәҗәгать итте очрашу башында ЮХИДИ инспекторы Алсу Рәзин кызы. Ул укучыларга Сарман районында авария очраклары турында мәгълүмат бирде һәм авария нәтиҗәсе булган хокук бозуларга мисаллар китерде. Куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре балаларның юлда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирде һәм төп кагыйдәләрне үтәмәү, юлда катнашучыларның сәламәтлеген төзәтеп булмый торган зыян китерергә мөмкин икәнлеге турында сөйләде. 

Очрашу ахырында инспектор барлык балаларга уңышлы укулар һәм куркынычсыз юллар теләде.


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген 2022 елның 28 сентябрендә рәссамның 70 еллыгына багышланган Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә РТ Рәссамнар берлеге әгъзасы Веретенников Валерий Петровичның шәхси күргәзмәсе ачылды «Яраткан җир!». Экспозициядә соңгы ике елда язылган 34 эш тәкъдим ителде һәм анда һәр эшкә авторның күңел өлеше салынды.

Күргәзмә ачылышына Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән рәссамнар һәм сәнгать мәктәбе укытучылары чакырылган иде.

Презентация матур сүзләр, эшләргә соклану һәм тамашачыларның сәнгатькә кагылганнары өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән сугарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International