ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне кабул итте: Шторм кисәтүе метеорологик күренешләр комплексы турында Татарстан Республикасы территориясендә Көннең икенче яртысында һәм 2022 елның 10 августында кич белән. Көннең икенче яртысында һәм 2022 елның 10 августында (14 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр) Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгырлар, 15-20 м/с җилнең шквалисты көчәюе, локаль рәвештә 24 м/с кадәр, аерым районнарда яңгырлар һәм боз явуы көтелә.

Бүген Сарман мәдәният йорты агитбригадасы төркеме, алдынгыларга ярдәм итү һәм аларның яхшы кәефен күтәрү өчен, механизаторлар алдында чыгыш ясады.

2022 нче елның 9 нче августында  Карашай-Саклау авыл җирлегендә яшәүче,  ветераннар советы рәисе Сафин Нур Лябиб улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте


9
август, 2022 ел
сишәмбе

9 нчы август көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе" базасында "Башлангыч сыйныфларда белем бирү стандартларын гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру шартларында эшчәнлек оештыру" темасы астында эшлекле киңәшмә үтте.Татарстан Республикасы Мәгарифне устерү Институты кафедрасы мөдире Гөлназ Рәшит кызы Хәмитованың фәнни һәм эшлекле чыгышы педагоглар эшенә юнәлеш бирүдә зур этәргеч булды.

Бүген 2 августтан 6 августка кадәр урып-җыюда комбайнчылар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов һәм районның җитештерү комплекслары белән идарә итүче Илшат Вәлиев бүләкләделәр.

2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2022 елның 16 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломееваның гражданнарны бергәләп кабул итүе була. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән «Skype» программасына республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.

Бүген Шәрләрәмә авылында яшәүче тыл ветераны Гыйльфанова Халидә Хуҗа кызына 90 яшь тулды.

Татарстан Республикасы территориясендә базарларда һәм ярминкәләрдә намуссыз тәртипне булдырмау буенча тармак проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның максаты – керемне арттыру, контроль-касса техникасын закон белән билгеләнгән очракларда бөтен җирдә куллану хисабына күләгә әйләнешен киметү.

Хәзерге вакытта Сарман һәм Сарман районы территориясендә 430дан артык касса аппараты теркәлгән, алар аша 10 миллиард сумга чек сугылган.

Татар Карамалы авылы Хәмитов урамына үзара салым акчасына вак таш җәелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International