ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә ветераны Рафис Уразаевка 75 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды.

Татарстан Республикасы Сарман районы Александровка авыл җирлегенең Яхшы Каран торак пунктында үзара салым акчасына юл ремонтланды, вак таш җәелде

    Нинди моң бу, нинди таныш аһәң?", - дип якынрак барсам үзебезнең Рәилә Маннановабыз икән. "Татнефть" тәкьдиме, аның хәйрия фонды ярдәме белән, "Әдәби мохит" кысаларында үтә торган концерт бара. Халык та күп җыелган. Рәиләнең яратып җырлый, безнең яратып тыңлый торган "Җәяүле буран"ы күңелләрне шундук айкап алды. Баян партиясен шушы "Сәйлән" ансамбленең чишмә башында торган Мөхтәр абый уйнаган икән. Аның олпат гәүдәсе белән сәхнәгә чыгып басуларында ук ниндидер сихри көч бар иде шул. Бу җырны Рәилә үзе дә шул дулкында башкарды.
     Аннан китте инде. Җырларны сайлый белгән кызлар. Бер генә шырдый-бырдый җыр да ишетмәдек. "Киек казлар", "Беренче мәхәббәт", "Керфекләрең нигә кара ", "Ай яктысы", "Кемне сагынасың дип сорамагыз" һәм башка бик күп без яраткан, тыңлап үскән җырлар яңгырады. Шаян җырлары да күп булды. Рәилә җыя белгән команданы. Дусты Зилә Саримова да Рәйләгә торышлы. Ә Нәдердән Рәзинә апасы аның концертына үзе бер бизәк булды, дисәм, һич ялган булмас. Юморга бай чыгышлары, шаян сүзләре белән барыбызга да ошады Рәзинә Миннегалимова. Киемнәренә бик килештереп кечкенә генә бер элемент кертә дә, рольгә керә дә бетә. Гомере буе сәхнәдә йөргән артистка диярсең. Әй әтәченең кирәген бирде инде, Хөббениса карчык булып. Шул арада күзләрен дә сөртеп алды, хәләле Мөхетдинне сагынып.
     Рәилә белән Зилә матур концерт күрсәттеләр. Күңеле тулы моң, мәхәббәт булган җырчы шул ул Рәйлә. Затлы сәхнәләрдә дә җырларлык моң бар аңарда. Тормышка гашыйк җырлар да шуңа күп булды бүген. Фидан Гафаровның яраткан җыры "Гомер агышлары" н үзе дә ярата икән Рәилә. Аны аеруча яратып башкарды. Тамашачыны хөрмәт итүе дә күренеп тора бу кызның. Елмаюы белән күңелгә керә дә утыра. Күзеңә карап, елмаеп җырлый белә.
Туганлык, дуслыкка багышланган җырлар да, шаяннары ла күп булды бүген. Зиләнең "Әй, Душа мой, җырлап торам, биеп торам, көлеп торам, кай җирләрем ошамай? диеп "өзгәләнүләре" барыбызга да ошады. Ник, тормышта әллә азмы андый хәлләр?. Чәчкәләр дә бик күп булды бу концертта. Рәиләгә Нәфис абыйсы яратып матур сүзләр дә әйтте, букетын да бүләк итте.
Рәиләнең концертына бизәк булып, Җәлилебезнең үсеп килүче яшь талантлы егете Илназ Якупов чыгыш ясады. Репертуарны сайлый белгән егет. Мөслим Могамаевның һәм безнең сөекле Хәмдүнәбезнең яраткан җырларын башкарды ул. Гәүдәләре дә бик килешеп тора. Биеп тә җибәрде әле. Уңышлар юлдаш булсын егетебезгә. Бию дигәннән, Ләйсәнә апабыз да түзә алмый кушылып биеде әле. Гомере буе биегән биюче ничек түзеп утырсын инде шушы кадәр матур концертта.
Кыскасы, миңа да, халыкка да бик ошады.
     "Татнефть" җитәкчеләренә, үзебезнең башлык Р.Ә.Каримовка рәхмәтле булды халык. Мондый халык белән якыннан аралашу бик кирәкле гамәл.
                                                Җәлил поселогы ветераннар Советы председателе Әнисә Минһаҗева.

Шимбә дә җитте. Җәлил сәнгать мәктәбе педагоглары белән иҗат һәм осталык дөньясына чумарга мөмкин. Төсле картоннан ясалган эшләнмәләр һәм "күңелле МЕДУЗЛАР"тасмасы. Балаларны нәрсә дә булса шөгыльләргә кирәк икән, төсле кәгазь, матур тасмалар – иҗат өчен идеаль материал. Барлык балалар да диярлек төсле кәгазь белән йөрергә ярата-кисәргә, ябыштырырга, өзәргә. Мондый күңел ачу ата-аналарны бөтенләй сөендерми, чөнки ахыр чиктә, балалар өчен «шедеврлар» һәм «җитештерү» калдыкларын җыештырырга туры килә. Саф һавада Мастер-класслар безгә иҗат өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Төсле кәгазь белән эшләү баланың вак моторикасы өчен бик файдалы, бу исә, үз чиратында, игътибар, хәтер һәм фикерләүне яхшырта. Әлеге материалдан эшләнмәләр ясау фантазияне үстерә, балаларның уен һәм коммуникатив сәләтләрен киңәйтә. Балалар һәрвакыттагыча үз эшләнмәләрен зур кызыксыну белән башкардылар. Елдан-ел яхшырак һәм яхшырак килеп чыга. Алар безне сөендерүдән һәм шаккатырудан туктамый. Афәрин! Балалар көткәннән дә узып китте.


31
июль, 2022 ел
якшәмбе

Бүген Сарманда хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр. Җыелучыларны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, райондашлар!
 
Сезне чын күңелдән Хәрби-диңгез флоты көне белән котлыйм!
Кайчандыр иге-чиге булмаган диңгез киңлекләре флотында үзенең хәрби бурычын үтәп кайткан барлык ветераннарны да, хәзерге вакытта хезмәт итүче диңгезчеләрне дә әлеге бәйрәм белән тәбриклим.
Флотта хезмәт итү авыр да, мактаулы да. Хәрби диңгезчеләр һәрвакыт хөрмәткә лаек – аларның куйган хезмәтләре аерым хәзерлек, үзенчәлекле күңел халәте таләп итә, алар аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Тыныч тормышта да флоттагыча дус, бердәм сез. Авырлыклар каршында югалып калмыйча, матур тормыш алып барасыз.
Көчле затларга – иң изге теләкләр! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм телим. Күк йөзе һәрвакыт аяз, өегездә бәхет булсын!


30
июль, 2022 ел
шимбә

Бүген Рангазар авыл җирлегенең Балтамак авылында "буыннар очрашуы"дип исемләнгән авыл көне үткәрелде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин чара кунакларын сәламләде, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

     Бүген 30.07.2022 көнне, җәйнең иң матур көннәренең берсендә, Кызыл Бакча авылының 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм тантанасы, авылдашлар очрашуы булып узды.

     Бәйрәм программасы бик яхшы оештырылган: төрле-төрле уеннар дисеңме, җыр-биюләр, бәйрәмгә килгән кунакларның чыгышлары, котлаулары.

     Иң элек “Азан” әйтү өчен сүз Рәмзә хәзрәткә бирелде. Аның оста итеп укуын, сөйләвен халык бирелеп, тын калып тыңлап утырды. Хәзрәт үзенең чыгышында  татар халкының элек-электән үк тырышлыгы, бердәмлеге турында сүз алып барды; татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калырга, иманга килергә өндәде.

     Авыл халкын олуг юбилее белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Фәндәс Әнәс улы котлады. Җәлил җирлеге башлыгы Каримов Рафик Әсhәм улы да авыл халкына, килгән кунакларга үзенең матур котлауларын, теләкләрен җиткерде. Котлаулар белән бер рәттән бүләкләү тантанасы да булды: авылның иң өлкән апаларын, 64 ел бергэ гомер кичергән парны, 2022 нче елда дөньяга килгән ике сабыйны, “Иң чиста ишек алды” конкурсында җиңгән йорт хуҗаларын. 

Бәйрәмдә  чакырылган кунакларыбыз - татар эстрадасының якты йолдызлары: Азат hәм Алина Каримовлар бик матур итеп концерт алып бардылар. Көчле алкышлардан сизелә, Алинә һәм Азатны тамашачы бик ярата. Җырчы гаиләнең осталыгын сөйләп бетергесез.

     Бәйрәмдә шулай ук Җәлил мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты: җыр-бию генә түгел, алар әле балалар hәм өлкәннәр өчен уеннар да уйнаттылар.

     Кызыл Бакча юбилее гөрләп үтте.  Авыл халкы да, килгән һәм кайткан кунаклар да рәхәтләнеп ял иттеләр, әле бик озакка җитәрлек тәэсирләр алдылар.

                                                                                   Җәлил поселогы башкарма комитеты


29
июль, 2022 ел
җомга

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.

14.07.2002 ел, № 323-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексына үзгәрешләр кертелде, алар медицина хезмәтләре өчен салым тотып калынган акчаны алу өчен салым түләүчеләр исемлеген киңәйтә.

Россия Федерациясе Салым кодексының 219 статьясы нигезендә гражданнар балаларга, шул исәптән уллыкка алынганнарга чыгымнар буенча медицина хезмәтләре өчен физик затлар кеременә салым буенча социаль салым тотып калынуны ала алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International