Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин вафат. Фатыйх Сәүбәнович - олы шәхес, үз Ватанының патриоты булды. Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертте.
Гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Бүген районга эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Илһам Сәхапов килде. Визит барышында район башлыгы Фәрит Хөснуллин янында эшлекле киңәшмә узды.
Үлән чабу җәйге чорда җирлек территориясен төзекләндерүнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора
Иске Имән һәм Сарысаз-Тәкермән авыллары аша утуче Мөслим- Яр Чаллы юлында төзекләндерү эшләре бара
Янгын куркынычсызлыгы максатыннан Карашай-Саклау авыл җирлегендә ике зиратка да 1 тонналы су ёмкостьлары даими су белән тутырыла
Карашай-Саклау авыл җирлегендә "Хәтер шәме" акциясе узды
25 июнь көнне Сарман үзәк паркында Яшьләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Сезнең игътибарыгызга бәйрәмнең тулы программасын тәкъдим итәбез.
14: 00 Хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы
18: 30 Сарман муниципаль районы яшь эшкуарларының «Минем бизнесым» презентациясе
19: 00 Бәйрәмне ачу. «Яшьләр дөньясы»актив яшьләрне бүләкләү
19: 30 Концерт программасы (җырчы-Рамил Закиров, алып баручы-Айназ Абдуллин)
21: 00 «Киләчәк энергиясе» (Dj Ruzal)бәйрәм дискотекасы
Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.
23 нче июнь көнне гимназиядә 120 укучыга исәпләнгән «Салават күпере» мәктәп яны лагере һәм 8 нче сыйныф укучысына исәпләнгән хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Балалар лагерьның башлануын бик көттеләр. Иртәнге линейка лагерь әләмен күтәрүдән һәм Бөек Ватан сугышы башланган Хәтер һәм Кайгы көнен бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Флагны күтәрү отрядларның әйдаманнарына бирелде. Һәр отрядта тәрбиячеләр ТБ буенча инструктаж үткәрделәр. Отрядларда командир сайладылар. Календарь буенча 23нче июнь - «Халыкара Олимпия көне", лагерьда спорт чаралары узды.