Сугыш китергән хәсрәт-михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренэ ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен, гомерләрен корбан итеп, ул елларның авыр йөген жигелеп тарткан сугыш чоры кешеләренең батырлыкларын онытырга хакыбыз юк.
1941 елның 22 июне... Җәйнең кояшлы иртәсен илебезгә дошманнар хөҗүм иткән дигән хәбәр тетрәндереп үтә. Шул минуттан канлы, хәсрәт, ачы сагыш, тол хатыннар, ятим, ач балалар, почтальон сумкасында похоронкалар тулы озын-озак көннәр башлана. 1481 көн... Һәр көнендә, һәр мизгелендә ватандашларыбыз җиңү өчен көрәшә. Бүгенге имин тормышыбыз белән шушы дәһшәтле сугышта катнашкан һәрбер солдат, тылда хезмәт иткән һәрбер кеше алдында чиксез бурычлыбыз. Туган җиреңдә аяк басып йөрү, газиз туган телеңдә сөйләшү-бармы икән моннан олы бәхет!? Бөек Ватан сугышы башланган көннән инде 81 ел үткән, ләкин ул әле дә һәрбер гаилә тарихында кайтваз булып яңгырый.
Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә.
Кичә Үзәк ял паркында мемориал каршысында янәдән Хәтер яңартылды. “Җиңү көне җиңел бирелмәде”- нәкъ менә шушы сүзләрдән башланып китте Алия Шигапова башкарган җыр, әлеге җырга Сарман сәнгать мәктәбенең “Жасмин” бию коллективы бию куйды. Китапханә хезмәткәре Минниярова Фәүзия күңелләрнең иң нечкә кылларына кагылган шигырьләрне яңгыратты. Районыбызның Башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Фәндәс Әнәс улы үзенең чыгышында: “Шушы вакыйгаларны, шушы датаны, безнең илебезгә нинди афәт алып килгәнлеген һәм нинди батырлык белән җиңү яуланганын үзебезнең үсеп килүче, киләчәк буынга аңлатып, тыныч, имин тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстерсәк иде, -дип өлкән буынга мөрәҗәгать итте. Әтергә кирәк, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур әһәмият бирелә, шул уңайдан “Форпост” яшьләр үзәге активистлары, Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гәделшин Илгизәр, , “Бердәм Россия” сәяси партиясе Сарман районы бүлеге җаваплы сәркәтибы Сафина Айназ, Яшь гвардиячеләр җитәкчесе Калимуллина Эльвира әлеге чараны оештыруда актив катнаштылар. Сарман кинотеатры тарафыннан барлык килгән сарманлылар һәм районыбыз кунаклары өчен “Чтобы помнили” дип аталган кино күрсәтелде. Чараны Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Кашипова Дания Мәмдух кызы алып барды.
Әлеге чарага килүчеләрнең уч төпләрендә шәмнәр түгел, ә чын йөрәктән, чын күңелдән чыккан хисләр ялкыны кабынды. Әти-әниләренә ияреп килүче сабыйлар бик күп иде, әлбәтта әле алар бу шигырьләрнең эчтәлеген дә, шәмнәр кабызу сәбәбен дә аңлап бетермиләрдер, ләкин өлкәннәрнең нинди җитдилек белән тыңлауларын күреп, кечкенә генә учларына шәмнәр тотып тып-тын күзәтеп тордылар. Шул вакытта күңелдә: кабат беркайчан да илебез күген шартлау тавышлары ярмасын, утлы ядрәләр туган җиребезне ергычламасын, балалар әти-әни канаты астында үссеннәр, дигән теләк кенә иде.
Хәтер шәме яна, сүндермичә
Саклыйм утын күңел түрендә.
Сугыш кырларында ятып калган
Батыр туганнарым онытылмый,
Безнең янда кебек бүген дә...
Олы экранда Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан, сугыш, тыл ветераннары, сугыш балаларының истәлекләре төшерелгән видеолар күрсәтелде. Ничә еллар үтсә дә, сугыш елларын искә алганда күзләреннән яшьләр тама, тавышлары калтырый, чөнки ул куркыныч көннәрне онытырга мөмкин түгел.
“Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясендә катнашып, без үз гомерләре бәрабәренә изге бурыч башкаручыларга, Ватаныбызны саклаучыларга, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләргә, олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.
Әлеге акциядә актив катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
1941 елның 22 июне - иң кайгылы көннәрнең берсе. Бу Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне без Ватаныбызны дошманнан саклап, үз бурычыбызны үтәгәндә һәлак булган барлык кешеләргә дә кайгы уртаклашабыз.
3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасы коллективы һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды һәм хәтер шәмнәре кабызды. Без һәрвакыт бу кайгылы һәм куркыныч вакыйгаларны истә тотачакбыз. Геройларыбыз турында истәлекне саклап калу һәм ныгыту безнең бурычыбыз!
Янурыс авыл җирлегендә "Хәтер шәме" акциясе узды
Халыкара "Хәтер шәме"акциясендә катнашу
1941 елның 21 июне. “Сугышка кадәр”,- дигән сызыкны шушы көн генә аерып тора. 21 июньдә төрле хыяллар, зур планнар белән яшәгән Советлар илендә әле тормыш гөрли. 22 июнь, таң атканда, иртәнге сәгать 4 тә тыныч тормышның челпәрәмә килүен беркем дә көтми. Шуңа күрә дә бар халыкны тетрәтә дә инде ул. Шушы көннән башлана инде 4 елга якын сузылган кара көннәр. Сигез дистәдән артык гомер үтеп китсә дә, арабызда бу көннәрне хәтерләүчеләр бар. Ә күбебез аны әби бабайлардан, әти-әниләрдән ишетеп беләбез. Ул көннең илебез тормышына китергән бәла казаларының зурлыгын күрмәсәк тә, күз алдына китерәбез. Чөнки бу сугышта кадерлеләрен югалтмаган бер генә гаилә дә юк.
2022 елның 21 июнендә Җәлил бистәсендә, сугыштан кайтмый калганнар истәлегенә торгызылган мемориаль һәйкәле янында, бүгенге тормышка битараф булмаганнар җыелып, хәтер яңарттык. Яудан кайта алмаганнар рухына багышлап һәркем үзенең уйларын, догаларын әйткәндер. Үзәкләргә үтәрлек салкын җил безнең хисләребезне тагын да көчәйтте генә. Шәмнәр кабызып, хәтер яңарттык. Арабызда өлкәннәр дә, балалар да, поселок җитәкчеләре дә бар иде. Поселок башлыгы Каримов Рафик Әзһәм улы кыска гына итеп, йөрәкләргә үтәрлек сүзләрен дә әйтте.
22 июнь көнендә митингка җыелдык. Тагын сугыш башланган көнгә кайтып килгәндәй булдык. Ялкынлы чыгышлардан соң бер минутлык тыңлык белән кайтмый калганнарны искә алдык.
Ветераннар Советы председателе Әнисә Минһаҗева
Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә ял һәм сәламәтләндерү лагере оештырылды.
Бүген Сарманның үзәк паркында "Хәтер шәме"гомуммилли акциясе узды.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар сәнгать мәктәбе директоры Дәүләтшина Лилия Әкрәм кызының «ИХЛАС ЙӨРӘКТӘН» проекты «Нәфис-эстетик белем бирү» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен 2022 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алу бәйгесендә җиңүче булды.