Бүген Сарманның үзәк паркында "Хәтер шәме"гомуммилли акциясе узды.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар сәнгать мәктәбе директоры Дәүләтшина Лилия Әкрәм кызының «ИХЛАС ЙӨРӘКТӘН» проекты «Нәфис-эстетик белем бирү» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен 2022 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алу бәйгесендә җиңүче булды.
Район яшьләрен рәсми булмаган очрашуга чакырабыз 23 июнь көнне 21.00 сәгатьтә "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү комплексы автостоянкасында район яшьләре белән формаль булмаган очрашу була. Районның актив яшьләрен ачык диалогка чакырабыз.
Зур Нөркәй авыл җирлегендә юлларның торышын яхшырту буенча эш башланды.
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә Җәлил бистәсе мәдәният йорты мәйданында Дан Монументы янында митинг узды. Анда балалар да, өлкәннәр дә-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз мемориалына бу көнне килә алганнар.
Зур Нөркәй авыл җирлегендә «бер минут тынлык " акциясе.
7 нче "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы "Бер минут тынлык" Бөтенроссия акциясына кушылдылар. Бу мизгелдә алар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарын, якыннарын искә алдылар.