Бүген 21.06.22 көнне Гыйльфанова Расиха Миннегали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу матур һәм кояшлы көнне аны котларга Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева, «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге Башлыгы Р. А. Кәримов, Сарман муниципаль районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г. И. Хузина, ветераннар советы рәисе А. Г. Минһаҗева килделәр. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Кремльдән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Расиха Гыйльфанова Миңнегали кызы 1932 елның 21 июнендә Азнакай районы Мәндәй авылында туган. Мәндәйдә 7 еллык, Тымытыкта урта мәктәп тәмамлаган. Казанга медицина институтына укырга кергән. Әтисе авырып киткәч институтны ташларга мәжбүр булган. Авылга кайтып эшкә урнаша. Китапханәче, клуб мөдире булып эшли. Тормышка чыккач Әлмәткә күчәләр. Анда яши башлагач сату өлкәсенә эшкә керә һәм Әлмәт сәүдә техникумын тәмамлый. 30 елдан артык сәүдә системасында эшләп, “Совет сәүдә отличнигы” исеменә лаек булып ялга чыга. 12 ел буе “Ак калфак” фольклор ансамблен җитәкли. Хәзер дә аның актив әгъзасы. 8 ел ветераннар советы секретаре булып эшли.
Тыл һәм “Хезмәт ветераны”. Шагыйрә. Шигырьләре газета битләрендә еш басыла. Шулай ук “Җәлил чаткылары”, “Җилләр җилкәне”, “Син дә шагыйрь, мин дә шәгыйрь” һәм башка бик күп альманахларга шигырьләре кергән. Үзе дә 3 китап авыторы. Актив, позитив сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда аңа 9 яшь булып, балалык чорын да кичерми өлкәнәйгән буын кешесе ул.
Расиха апа 3 бала үстереп, аларның куанычын күреп бүген дә сафта. Оныклары, оныкчыклары аны хөрмәт итеп, яратып кайтып хәлен белеп торалар.
Җәлил посёлогы башкарма комитеты
Мортыштамак авылында су линиясен алыштыру
Татарстан Республикасы Президентының 03.12.2020 ел, № 354 боерыгы белән, электрон сәүдә каналлары буенча, Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем формалаштырылды.
Үткәрелә торган эш кысаларында эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнарның маркетеплейсларга чыгу мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2022 елда иминият взносларын түләү срокларын үзгәртү турында" 29.04.2002 ел, №776 карары нигезендә, шәхси эшмәкәрләр, оешма һәм предприятиеләр өчен 2022 елда иминият взносларын түләүне кичектереп тору тәкъдим ителә.
Эшмәкәрләргә кичектерүне алу өчен Федераль салым хезмәтенә язмача гариза яки шәхси мөрәҗәгать таләп ителми. Түләүләрне кичектерү салым хезмәте тарафыннан автомат рәвештә башкарылачак.
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. 81 ел элек илебез буенча дошман гаскәрләренең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәвефле хәбәр таралды. Батырлык һәм каһарманлык тулы 1418 көн башланды.
Сезне 22 июнь көнне 19:40 сәгатьтә Сарман үзәк ял паркында узачак Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада катнашырга чакырабыз. Бу кичтә Без Җиңү көнен күрмәгән, әмма аны гомерләре бәрабәренә якынайткан миллионлаган ватандашларыбызны искә алачакбыз!
Александровка авылында Мәктәп урамында янгын гидранты урнаштыру
Карашай-Саклау авыл җирлеге территориясендә юл буйларын, зиратларны, аншлангларны чабу эшләре бара
Сарман районында КФХ басуларын тикшерү узды.Комиссия Мухамадиев Ф. Н. КФХ кырларында һәм эре мөгезле терлекләрне симертү буенча гаилә фермасында булды.
27 июнь көнне Россиядә традицион рәвештә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Быел Яшьләр көне кысаларында 26 июньдә бөтен ил буенча бердәм бренд астында мәдәният, мәгариф, карьера һәм ял фестивальләре узачак.