Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр, тармак ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез - социаль хезмәткәр көне белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Әлеге истәлекле көннең мөһимлеген сезнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалидларга, теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калып, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек булышлык күрсәтүегез билгели. Алар турында кайгырту өчен күңел җылылыгы да, игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия булу да кирәк. Башкалар хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәрү, аларга яшәү көче бирә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Заманча технологияләр кулланып, районда социаль ярдәм күрсәтүдә яңа төр хезмәтләр ачасыз. Рәсәй, республика ярдәм чараларындагы яңалыкларны гамәлгә кертеп, төрле грантларда катнашасыз, бәйгеләрдә җиңеп, үзегезнең һөнәри осталыкны арттырасыз. Район халкының тормыш-көнкүрешен, яшәү шартларын яхшырткан саен, социаль өлкә белгечләренә дә таләпләр арта, халык сезгә күбрәк мөрәҗәгать итә.
Сезнең лаеклы хезмәтегез ярдәмендә районда ветераннар, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр – барысы да даими игътибар үзәгендә.
Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, гаилә бәхете телим.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Янурыс авыл җирлегендә юл буйларын,хуҗасыз объектларны чабу башланды
Ел саен, Сабантуй алдыннан, авыл хуҗалыгында чәчү кампаниясенә йомгак ясала. Шытымнар, көзге һәм сабан культураларының үсеше бәяләнә.
Югары Чыршылы авылында әби - бабайларыбызның гореф-гадәтләренә тугры калып, төп бәйрәм-Сабантуйга бүләк җыюга чыктылар. Чара күңелле җырлар белән үрелеп барды, халыкта бәйрәм кәефе тудырды.
Татар халкының иң яраткан бәйрәме Сабантуй. Сабантуйга да санаулы көннәр калды.
6 июньдә, бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Россиядә һәм дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә.
Классикның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның үлемсез әсәрләре төрле яшьтәге һәм милләт кешеләрен берләштерә, аларда Ватанга тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә, Бөек рус теленең чиксез матурлыгы һәм байлыгы гәүдәләнә.
Александр Сергеевич Пушкинның иҗади мирасы киләчәктә дә Россия җәмгыятенең рухи тормышын берләштерә торган югары әхлакый кыйммәтләр үрнәге булып хезмәт итәр дип ышанам.
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.
Шәрләрәмә авыл җирлегендэ Сабантуй бәйрәменә буләк җыю оештырылды
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләрне «махсус салым режимнарын, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре» темасына вебинарга чакыра.
Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Карелия Республикасы буенча чик буе идарәсе Россия Федерациясе Иминлек органнарына хезмәт итү өчен гражданнарны сайлап алу үткәрә.
Хезмәт итү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат: анкета-алакуртти.рф.
Өстәмә мәгълүмат: 89241907605, 88153353142.