Районда чәчүлекләр бәя алды

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Ел саен, Сабантуй алдыннан, авыл хуҗалыгында чәчү кампаниясенә йомгак ясала. Шытымнар, көзге һәм сабан культураларының үсеше бәяләнә.
Бу матур традиция буенча, бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге комиссия быел да чәчүгә үз бәясен бирде. «Агрокөч» ширкәте генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Булат Шакиров, җәмгыятьнең баш агрономы Рөстәм Хәбибрахманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, «Россельхозцентр»ның район филиалы начальнигы Рамил Нәҗметдинов составындагы абруйлы комиссия район басуларында булды.
Чара йомгаклары буенча беренче урынны «Нөркәй» – «Уңыш» һәм Вахитов исемендәге агрофирмаларның җитештерү комплексларына бирделәр. Икенче урында «Сарман», «Родные края» агрофирмалары һәм «Җәлил»агрофирмасының Иске Минзәләбаш бүлекчәсе урнашкан. «Җәлил» агрофирмасының Карамалы бүлекчәсе һәм Сарман аграр көллияте өченче урынны яуладылар. Хезмәт ударниклары район Сабантуенда бүләкләнәчәк.
Тулырак «Сарман» газетасының 10 июнь санында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International