6 июньдә, бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Россиядә һәм дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә.
Классикның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның үлемсез әсәрләре төрле яшьтәге һәм милләт кешеләрен берләштерә, аларда Ватанга тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә, Бөек рус теленең чиксез матурлыгы һәм байлыгы гәүдәләнә.
Александр Сергеевич Пушкинның иҗади мирасы киләчәктә дә Россия җәмгыятенең рухи тормышын берләштерә торган югары әхлакый кыйммәтләр үрнәге булып хезмәт итәр дип ышанам.
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.