Җәлил гимназиясе "Татнефть"хәйрия фонды грантына ия булды. Грант ярдәме кысаларында информатика кабинетын җиһазлау өчен 4,5 млн. сумнан артык җиһаз сатып алынды, бу регионның локаль проблемаларын хәл итүгә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән.
Менә соңгы кыңгырау да җитте!!! Гимназия ишегалдына укучылар, укытучылар һәм ата-аналар җыелды. Чарада катнашучыларның йөзләрендә шатлык яшьләре күренә. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар да катнашты, алар котлау сүзләре әйтеп, Җәлил гимназиясен тәмамлаучыларга барысы да яхшы теләкләр теләделәр. 9нче һәм 11нче сыйныф укучыларын бу искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз һәм имтиханнарда уңышлар телибез! Балаларга олы тормыштан җиңел һәм якты юл телибез! Тормышта үз урыныңны табарга телибез! Гимназия ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык!!!
Бүген районыбыз мәктәпләрендә зур бәйрәм- “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды.
Мәктәпләрдә барлыгы 3865 бала укый. 9 сыйныфны-367, 11 сыйныфны -163 укучы тәмамлый. Алда аларны дәүләт имтиханнары көтә.Чыгарылыш сыйныф укучыларына кулларына аттестат алып, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен телибез.
Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныфы укучылары!
Бүген Җәлил беренче санлы мәктәбендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп линейкасына котларга Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, профсоюз комитеты рәисе Яруллин Гомәр Кәрим улы, мәгариф бүлеге начальнигы Идрисова Гөлшат Язкар кызы, Җәлил поселогы башлыгы Кәримов Рәфыйк Әзһәм улы, Җәлил ТППО профкомы рәисе Филимонов Владимир Николаевич җыелды. Хәерле юл, чыгарылыш сыйныф укучысы!
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары,
хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!
Бүген районның гомуми белем бирү мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлый – гүзәл мәктәп чоры тәмамлану символы. Соңгы кыңгырау – барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме, ул чыгарылыш сыйныф укучыларын, педагогларны һәм ата-аналарны берләштерә.
24 май көнне Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды
Хөрмәтле район халкы! "КАЙНАР ЛИНИЯ" ТЕЛЕФОНЫ 8 (800) 222-22-22
2022 елның 14 мартыннан 2023 елның 28 февраленә кадәр Федераль салым хезмәте «физик затлар тарафыннан банкларда активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " 08.06.2015 № 140-ФЗ Федераль закон нигезендә ирекле декларациянең дүртенче этабы кысаларында махсус декларацияләр кабул итә. Декларант шәхсән яки вәкаләтле вәкил аша теләсә кайсы территориаль салым органында яки Россия Федераль салым хезмәтенең үзәк аппаратында махсус декларация тапшырырга хокуклы.
20-21 май көннәрендә Төбәкара рухи мирас әсәрләрен башкаручылар «Илаһи моң» фестивале лауреатлары: район мәдәният йортының “Илек” халык җыр һәм бию ансамбле, Мортыш Тамак мәдәният йортының “Чишмә” фольклор ансамбле, Зур Нөркәй авыл мәдәният йортының “Зөбәрҗәт” халык фольклор ансамбле, Чураш авылыннан Вәсимә Талипова Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгы урта гасыр мөселман архитектурасының дөньядагы иң төньяк һәйкәле, болгар-татар архитектурасының бердәнбер үрнәге. Шулай ук мөселман халкы өчен иң изге урын булып та халык хәтеренә кереп калган. Дөньяда тиңдәше булмаган югары бәяле тарихи һәйкәл буларак, музей-тыюлык 2014 елның 23 июнендә бөтендөнья мирасы ЮНЕСКО ның мәдәният һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Анда, археологлар ачкан объектлар нигезендә, махсус музейлар оештырылган. Болгар цивилизациясе, Көръән, Табиб йорты, Язма чыгынаклар, Болгар тарихы музейлары әнә шундыйлар.
Безгә шушы изге урынга сәяхәт кылу, Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу бәйрәменә катнашу бәхете насыйп булды. Шушы музейларны карадык, Ак мәчеттә догалар укыдык. Кара, Ак, Көнчыгыш пулатларны (Болгарның иң зур җәмәгать мунчасы) күрдек. Шәһәрнең оборона корылмалары белән таныштык. Халкыбызның бөеклегенә, аңлы, эшлекле, талантлы булуына сокландык. Шул заманнардагы һөнәрчелекнең искиткеч үрнәкләрен күрдек. Борынгы кабер ташлары, чиркәү нигезенә салынган кабер ташлары яныннан кем генә тыныч күңел белән үтә алды икән?
Бу бәйрәмгә Россиянең кайсы гына почмакларыннан килмәгәннәр. Пермь, Пенза, Төмән, Башкортстаннан гына түгел, чит илләрдән дә бик күп халык катнашты. Президентыбыз да, килгән кунаклар да, милләттәшләребезгә матур теләкләрен җиткерделәр.
Шушы изге урында, дөньяның төрле почмагыннан күңел кушуы буенча җыелган милләттәшләребезнең тезелеп, бердәм булып, җәмагать белән өйлә намазын укуы күңелләргә искиткеч рәхәтлек бирде. Үзеңнең дә шушы халыкның бер кисәкчеге булуың, аңа күңелең белән береккән булуыңны тою үзе бер горурлык. Һәркем күңеленнән генә үзенең догаларын укыгандыр, теләкләрен теләгәндер.
Татар халкын, аның тарихын дөньяга таныту өчен Татарстан җитәкчелегенә, милләттәшләребезгә, бу бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәтебезне әйтәбез.
Безгә шушы изге бәйрәмне күреп кайтуда ярдәм иткәннәре өчен Сарман районы, Җәлил поселогы хакимиятенә, барлык җитәкчеләргә бик рәхмәтле калдык.
21 май 2022ел
Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.
Район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.