Изге Болгар җирендә

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

          Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгы урта гасыр  мөселман архитектурасының дөньядагы  иң төньяк  һәйкәле,  болгар-татар архитектурасының бердәнбер үрнәге. Шулай ук мөселман халкы өчен иң изге урын булып та халык хәтеренә кереп калган. Дөньяда тиңдәше булмаган югары бәяле тарихи һәйкәл буларак, музей-тыюлык 2014 елның 23 июнендә бөтендөнья мирасы ЮНЕСКО ның мәдәният һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Анда, археологлар ачкан объектлар нигезендә, махсус музейлар оештырылган. Болгар цивилизациясе, Көръән, Табиб йорты, Язма чыгынаклар, Болгар тарихы музейлары әнә шундыйлар.

           Безгә шушы изге урынга сәяхәт кылу, Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу бәйрәменә катнашу бәхете насыйп булды. Шушы музейларны карадык, Ак мәчеттә  догалар укыдык. Кара, Ак, Көнчыгыш пулатларны (Болгарның иң зур җәмәгать мунчасы) күрдек. Шәһәрнең оборона корылмалары белән таныштык. Халкыбызның бөеклегенә,  аңлы, эшлекле, талантлы булуына сокландык. Шул заманнардагы һөнәрчелекнең искиткеч үрнәкләрен күрдек.  Борынгы кабер ташлары, чиркәү нигезенә салынган кабер ташлары яныннан кем генә тыныч күңел белән үтә алды икән?

          Бу бәйрәмгә  Россиянең  кайсы гына  почмакларыннан килмәгәннәр. Пермь, Пенза, Төмән, Башкортстаннан гына түгел, чит илләрдән дә бик күп халык катнашты. Президентыбыз да,  килгән кунаклар  да, милләттәшләребезгә матур теләкләрен җиткерделәр.

           Шушы изге урында, дөньяның төрле почмагыннан күңел кушуы буенча җыелган милләттәшләребезнең тезелеп, бердәм булып, җәмагать белән өйлә намазын    укуы күңелләргә искиткеч рәхәтлек бирде. Үзеңнең дә шушы халыкның бер кисәкчеге булуың, аңа  күңелең белән береккән булуыңны тою үзе бер горурлык. Һәркем күңеленнән генә үзенең догаларын укыгандыр, теләкләрен теләгәндер.

        Татар халкын, аның тарихын дөньяга таныту өчен  Татарстан җитәкчелегенә, милләттәшләребезгә, бу бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәтебезне әйтәбез.

         Безгә шушы изге бәйрәмне  күреп кайтуда ярдәм иткәннәре өчен Сарман районы, Җәлил поселогы хакимиятенә, барлык җитәкчеләргә бик рәхмәтле калдык.

                                                                        21 май 2022ел

Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International