Җәлил гимназиясе "Татнефть"хәйрия фонды грантына ия булды. Грант ярдәме кысаларында информатика кабинетын җиһазлау өчен 4,5 млн. сумнан артык җиһаз сатып алынды, бу регионның локаль проблемаларын хәл итүгә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән. Моннан тыш, заманча таләпләр нигезендә җиһазландырылган информатика кабинеты мәктәп укучыларының, укытучыларның, ата-аналарның һәм бистәдә яшәүчеләрнең проект, иҗади эшчәнлеге һәм һөнәри ориентациясе өчен җәмәгать пространствосы буларак та файдаланылырга мөмкин.