7 нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы Бөтенроссия өмәсендә актив катнашты. Өмә барышында балалар бакчасы территориясе һәм якын - тирә территорияне җыештыру буенча эш алып барылды.
Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар.
Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар.
Шунысы куанычлы: шагыйребез иҗаты белән татар балалары гына түгел, ә башка милләт балалары да кызыксына, алар да Тукай шигырьләрен теләп өйрәнә, сәнгатьле итеп сөйли, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын искиткеч зур осталык белән башкаралар.
Татарстан мәктәпләрендә дәүләт флагын күтәрү традициясе старт алды. Һәр яңа атна саен укучылар гимннан башлана. Шулай итеп, бүген, 25 нче апрельдә Җәлил гимназиясе укучылары иртәсен Россия һәм Татарстан әләмен күтәрүдән һәм Россия гимнын тыңлаудан башладылар. Мондый чаралар укучыларда патриотизм формалаштыруга ярдәм итә.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, аларның тол калган хатыннарының хәлләрен белеште, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары, азык-төлек җыелмалары тапшырды.
23 нче апрель көнне 4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасы коллективы Бөтенроссия өмәсендә катнашты. Өмә бик күңелле һәм нәтиҗәле үтте. Балалар бакчасы территориясе язның барлык төсләре белән балкып тора.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2022 елның 26 апрелендә 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 26 апрельдә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр.
Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез һәм кич белән урыны белән 15-20 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +5..+8˚.
Көндез максималь һава температурасы +20..+23˚.
Югары Чыршылы авыл җирлеге оешмалары хезмәткәрләре Бөтенроссия өмәсендә катнаштылар.
1 нче номерлы«Каенкай» балалар бакчасы коллективы Бөтенроссия өмәсендә актив катнашты. Балалар бакчасы территориясен һәм якын-тирә территорияне җыештыру буенча эш алып барылды. Өмә барышында клумбалар чистартылды һәм казылды, уен мәйданчыклары һәм верандалар яңартылды, тирә-юнь җыештырылды. Өмәнең нәтиҗәләрен күрү күңелле: балалар бакчасы чистарак, чиста булды, һәркем үз хезмәтенең бер өлешен кертте.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм толларга бүләк җыелмаларын тапшыру
23 нче апрель көнне 2 нче санлы спорт мәктәбе дус коллективы "Экояз-2022"республика акциясендә катнашты. Боз сарае һәм Дзюдо бүлеге территориясе тулысынча чистартылды. Өмә барышында газоннар чистартылды, коры-сары җыештырылды, куаклар киселде, агачлар агартылды. Саф һавада эшләү барысына да бик күп уңай эмоцияләр китерде.