Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар.
Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар.
Шунысы куанычлы: шагыйребез иҗаты белән татар балалары гына түгел, ә башка милләт балалары да кызыксына, алар да Тукай шигырьләрен теләп өйрәнә, сәнгатьле итеп сөйли, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын искиткеч зур осталык белән башкаралар.