ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

25 нче апрель көнне безнең мәктәптә "Без Тукай оныклары"дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы булып узды. Конкурста Сарман районыннан 1-11 сыйныф укучылары катнашты, балалар бөек шагыйрьнең төрле телләрдә шигырьләрен укыдылар. Жюри мәгариф бүлеге белгечләреннән торды.

23 нче апрель көнне Җәлил беренче мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөтенроссия өмәсендә катнаштылар. Балалар мәктәп территориясен җыештырдылар, агачлар агарттылар, чүп-чар җыйдылар, шулай ук чыршы тирәсен тәртипкә китерделәр

Бүген утырышлар залында район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Иске Имән авыл җирлегенең юл кырларын чистарту

Иске Имән авыл җирлегендә урнашкан оешма хезмәткәрлэре илкүләм үткән өмәдэ катнаштылар

Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Азалак авыл җирлегендә урнашкан оешма хезмәткәрләре илкуләм уткән өмәдә катнаштылар

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе

Шәрләрәмә авылы мәчетендә авыл халкы өмә үткәрде

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бистәбезнең балалар китапханәсендә булдылар. Экскурсия бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган иде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны шатланып каршы алдылар һәм Тукай әсәрләре буенча мавыктыргыч сәяхәткә чакырдылар. Алар балаларга шагыйрь иҗаты, балалар өчен язган китаплары турында сөйләделәр. Балалар Тукай шигырьләрен сөйләделәр һәм "Эш беткәч, уйнарга ярый" әсәрен сәхнәләштерделәр. Экскурсия балаларга бик ошады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International