Балалар китапханәсенә экскурсия

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бистәбезнең балалар китапханәсендә булдылар. Экскурсия бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган иде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны шатланып каршы алдылар һәм Тукай әсәрләре буенча мавыктыргыч сәяхәткә чакырдылар. Алар балаларга шагыйрь иҗаты, балалар өчен язган китаплары турында сөйләделәр. Балалар Тукай шигырьләрен сөйләделәр һәм "Эш беткәч, уйнарга ярый" әсәрен сәхнәләштерделәр. Экскурсия балаларга бик ошады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International