Утырышны иң өлкән депутат Сабирова Альбина Ашрафулла кызы ачып җибәрде. Җирлек башлыгы, район Советына вәкил, җирлек башлыгы уранбасары сайланды. Җирлек башлыгы булып Гәрәев Рөстәм Фәрит улы, район Советына вәкил булып Сабирова Альбина Ашрафулла кызы, җирлек башлыгы урынбасары булып Сираева Ландыш Илшат кызылары сайландылар. Сессиядә Сарман районы Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрдәнова Розалия Раиф кызы катнашты. Ул депутатларга киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Ләшәү Тамак авыл җирлеге Советының бишенче чакырылышының беренче утырышы узды. Көн тәртибенә Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгын сайлау, аның урынбасарын һәм Сарман муниципаль районы Советына вәкил сайлау мәсьәләләре кертелде. Утырышта Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы итеп Хабибуллин Ильфат Заһит улы, Сарман муниципаль район Советына вәкил итеп Муртазин Рафис Хафиз улы һәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Валиева Гөлдания Әзһәт кызы сайланды. Утырышта Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хуснимарданова Розалия Раиф кызы катнашты.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин "ТР Главинвестстрой» ДКУ директоры урынбасары Руслан Айрат улы Ямалтдинов белән Җәлил бистәсендә җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү объектларында булдылар.
18 сентябрь көнне 18 сәгатьтә 2 нче Җәлил урта мәктәбенең гомуми мәктәп җыелышы булып узды.
Мәрхәмәтлелек атналыгы һәм беренче кыңгырау уңаеннан МББУ «Җәлил 2 нче урта мәктәбе»нең беренче сыйныф укучылары әти-әниләре белән «Игелек аллеясы» акциясе кысаларында алмагач утырттылар.
Бүген Мортыштамак мәктәбендә " чишмәне бергә чистартыйк!"әйләнә-тирә мохитне кайгыртуга һәм территорияне төзекләндерүгә юнәлдерелгән акция узды. Чарада 2-9 сыйныф укучылары, шулай ук безнең мәктәп укытучылары катнашты.
Бердәм команда булып, кирәкле җиһазлар: перчаткалар, чүп-чар капчыклары һәм яхшы кәеф белән коралланып, «Кара-каршы» чишмәсе янына юл тоттык. Балалар һәм педагоглар актив рәвештә чүп-чар җыйдылар, Чишмә ярын коры ботаклардан һәм яфраклардан чистарттылар, бу урынны килүчеләр өчен чистарак һәм күңеллерәк иттеләр.
Акция әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшыртырга гына түгел, укучыларыбыз өчен табигатькә җаваплы мөнәсәбәтнең менә дигән үрнәгенә дә әверелде. Алар табигать ресурсларын саклауның мөһимлеген аңладылар һәм безнең һәрберебезнең кечкенә генә гамәлләре дә әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш кертә алачагын аңладылар.
Мәктәп администрациясе акциядә катнашучыларның барысына да хезмәтләре һәм энтузиазмнары өчен зур рәхмәт белдерә! Без бергәләп "Кара" чишмәсен ясадык «
Бүген Сарман муниципаль районы ярминкә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең товарларын тәкъдим итә. Теләүчеләр кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.
Саклаубаш авыл җирлеге Советының беренче сессиясе узды. Сессияне иң өлкән депутат Фасхутдинов Нәфис Мөнирович ачып җибәрде. Җирлек башлыгы, район Советына вәкил, җирлек башлыгы уранбасары сайланды. Җирлек башлыгы булып Габидуллина Лилия Мансуровна, район Советына вәкил булып Фасхутдинов Нәфис Мөнирович, Җирлек башлыгы урынбасары булып Мухаметшина Гөлия Язкаровна сайландылар. Сессиядә Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Фәндәс Әнәсович катнашты. Ул депутатларга киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.
Сөлек авылында яшәүче Фазылова Гамбария Нурмөхәммәт кызына 95яшь тулды
Югары Чыршылы авыл җирлеге башкарма комитетында 5 нче чакырылыш Югары Чыршылы авыл җирлеге Советының беренче утырышы узды.
Көн тәртибенә Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгын сайлау, аның урынбасарын һәм Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советына вәкил сайлау мәсьәләләре кертелгән иде.
Депутатларның бертавыштан тавыш бирү юлы белән Гилева Роза Михайловна авыл җирлеге башлыгы итеп сайланды.
Авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп Гимаева Альфира Кәшип кызы сайланды.
Сарман муниципаль районы Советы вәкиле итеп Ардыханов Илнур Абүзәр улы сайланды.
Утырыш эшендә Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы катнашты.