6 нчы гыйнварда Морад Рамзи исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе укучылары укытучы Юнысова А.В. белән берлектә саф һавада күңел ачтылар.
Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында балалар һәм әти- әниләр өчен төркемнәр арасында — "Яңа ел фотозонасы" бәйгесе узды!
Төркемнәрне чын кышкы әкияткә әйләндергәннәре өчен барлык ата-аналарга һәм тәрбияләнүчеләргә зур рәхмәт!
Бүген "Айтуган" универсаль спорт залында районның ирләр командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Киләсе хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары 2026 елның 8 гыйнварында узачак.
Яңа ел! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Һәр кеше бу бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтә, бигрәк тә балалар.
Кар бабай 🎅 белән Кар кызы 🤶🏻 сезне Сарман үзәк паркында үз резиденциясендә көтеп кала.👋
Безнең бакча балалары кунакта булып кайттылар, үзләренең фотосүрәтләрен сезгә тәгъдим итәләр.👍
Кузьмина Элина, Сабирова Саида, Пачин Тимур.
#фоточелленджмоивеселыезимниеканикулы
#сарманүзәкпаркы
31 декабрь көнне Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылында Яңа ел узды
МБГББУ "А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә "Татарстанда Кыш" проекты кысаларында мавыктыргыч чара узды. Укучылар күңелле кышкы уеннарда һәм саф һавада массакүләм чанада шууда катнаштылар. Проект төбәк яшьләре арасында актив ялны популярлаштыруга, сәламәт яшәү рәвеше традицияләрен ныгытуга һәм кышкы спорт төрләренә уңай мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән.
Кышкы каникуллар кызу бара, әмма бу көннәрдә дә безнең мәктәп укучылары спорт түгәрәгенә бик теләп йөриләр.
Музейда "четерекле" Яңа ел"Яңа ел тамашасы узды. Кунакларны кытыкларга әкият геройлары: Шүрәле, Водяная, Снеговик килде. Балалар катып калган сулы шәл тукыдылар, Шүрәлене җырларга өйрәттеләр, Кыш Бабайга бөтен сәләтләрен күрсәттеләр, Кар бабай белән биеделәр, кулларын һәм йөзләрен аквагрим белән бизәделәр, Леонардо бәйрәмнәре корпорациясеннән бик күп хис-кичерешләр алдылар.
Кышкы каникуллар-Яңа ел бәйрәмнәре, бүләкләр һәм, әлбәттә, күңел ачулар.