ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген " МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә укучыларның көндәлек тормышында яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануның мөһимлегенә багышланган тематик класс сәгатьләре узды. Чара «Засветись» дип аталган Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.

Дәресләр вакытында укучылар яктылыкны кире кайтаручы элеменьларның әһәмияте һәм өске киемдә, рюкзакларда чагылдыргыч наклейкаларны һәм аксессуарларны дөрес урнаштыру ысуллары турында белделәр.

Педагоглар укучыларга яктылыкны кире кайтара торган детальләрнең юлларда, бигрәк тә, тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар һава шартларында балаларның куркынычсызлыгын арттыруы турында җентекләп сөйләделәр.

Кечкенә төркем балалары "Яңгыр ява" дигән темага традицион булмаган алым белән рәсем ясадылар. Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә, үзенең рәсеме белән соклану хисе туа. Рәсем шөгыле кызыклырак үтсен өчен эшне төрле формада, кызыклы темаларга үткәрергә тырышабыз. Ижат бала өчен нәтиҗә түгел, ә процесс. Чын күңелдән әйтелгән мактау сүзләре балага үзен иҗади яктан күрсәтергә ярдәм итә.

1 нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе җиңү волонтерлары маскировка челтәрләре үрүче пенсионерлар алдында концерт белән чыгыш ясады.


22
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

21 нче октябрь иртәсе Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында аеруча күтәренке булды, чөнки иртәнге гимнастиканы балалар әтиләре белән бергә үткәрделәр. Әтиләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр , ә балалар исә үзләренең әтиләре белән горурландылар.

Поздравляем ученицу 7 класса МБОУ «Старокаширская СОШ им. Зинната Хасанова» Ахметбаеву Ралию с победой в финальном этапе конкурса чтецов «Почитаем» в рамках профильной смены по русскому языку «Глаголъ» 2025, которая проходила с 20 октября по 22 октября на базе ОК «Байтик», организованная в рамках госпрограммы РТ «Сохранение, изучение и развитие государственных языков Республики Татарстан».

Бүген, 22 октябрь көнне, "Җәлил гимназиясе"нең 10-11 сыйныф укучылары уку йортының актлар залында узган мөһим очрашуда катнаштылар. Чара мәктәп укучыларына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уку йортларына керү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән профориентацион әңгәмә кысаларында оештырылды.

21 нче октябрь көнне Сарман кинотеатрында Сарман муниципаль районының Беренчел советлары рәисен сайлаулар булып узды. "Җәлил гимназия"се читтә калмады. Сайлауларда МБГББУ «Җәлил гимназиясе» бүлекчәсе кураторы белән берлектә башлангыч бүлекчә активистлары да катнашты. Сарман районының яшьләр сәясәте үсешенә өлеш керт!

Чара "Пушкин картасы"н гамәлгә ашыру кысаларында узды. 

10 октябрь көнне 6 сыйныф укучыларыбыз "әктәп бизнес-старты"дигән масштаблы республика проектында катнаштылар!

Сарман янгын-коткару гарнизоны начальнигы Таҗетдинов Руслан Әмирҗан улы Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән инспекторы Гарипов Рөстәм Габделхәй улы белән бергә МББУ «Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә» булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International