Традиция буенча, декабрь башында илебездә инвалидлар ункөнлеге оештырыла. Аның кысаларында районда да күптөрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе – физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында автомобиль йөртү осталыгы буенча бәйге. Анда быел да теләп катнаштылар.
Чарага килгәннәрне район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Илнур Шәрипов, Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов, ДОСААФның территориаль бүлеге рәисе Илдус Мәүләвиев сәламләделәр һәм конкурсантларга уңышлар теләделәр.
Иң элек бәйгедә катнашучылар «Юл кагыйдәләре белгечләре» этабында көч сынаштылар, аннан соң «Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү»гә күчтеләр. Нәтиҗәдә җиңүче булып Петровский Завод авылыннан Илгизәр Шаяхмәтов танылды. Җәлил поселогыннан Радист Кызрачев – икенче, Янурыс авылыннан махсус хәрби операция ветераны Александр Гайнетдинов өченче урыннарны яуладылар. Түбән Чыршылы авылыннан Геннадий Тимашов белән Иске Минзәләбаш авылыннан Раушан Миңнегалиев та бүләксез калмадылар.
Катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты сәркатибе Айназ Сафина, Алсу Ситдикова, Илдус Мәүләвиев бүләкләделәр.