Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсендә булдылар.
Балалар китаплар белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар һәм китапханәдә үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр. Алар китап һәм журналларны бик кызыксынып карадылар. Китапханә хезмәткәрләренә кызыклы чара өчен рәхмәтебезне белдерәбез!
Карашай Саклау урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көне.
1 сентябрь-Белем көне, Белем бәйрәме.Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көне узды. Чакырылган кунаклар, укытучылар, ата-аналар укучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
2025 елның 11 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.
Татарстанда «Ана теле»бушлай онлайн-мәктәбен эшләтеп җибәрделәр. Ресурс мобиль версия белән тәэмин ителгән, ЕИА аша үтәли теркәлү (теләгән очракта), визуаль-график интерфейс яңартылган, кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклау каралган.
Мортыштамак авыл клубында Республика көненә багышланган зур концерт утте.Бәйрәм жыр,бию,уеннар белән үрелеп барды.Авыл халкы бәйрәмдә бик актив катнашты.Авыл җирлеге башлыгы барлык авылдашларны,килгән кунакларны бәйрэм белән котлады.