ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Сарман мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Конференция эшендә Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Иванович Поминов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров катнашты. Уку елына йомгак ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды.

Сарман муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды, ул балаларны уңышлы уку өчен кирәкле барлык нәрсәләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.

Бүген Сарман авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Сарман районы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен "Бүгенге чынбарлык һәм киләчәк: заманча белем бирүнең өстенлекле юнәлешләре" темасына август педагогик конференциясе узды. Анда узган уку елына йомгаклар ясалды, шулай ук яңа 2025-2026 уку елына максатлар куелды һәм бурычлар билгеләнде. Тәрбиячеләребез: Әхкәмова Дания Марат кызы – Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы, Гыйльметдинова Эльза Фоат кызы – «Мактаулы остаз» билгесе, Мостафина Гөлшат Абүзәр кызы – «Телләрне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклаган һәм үстергән өчен» дигән күкрәк билгесе, Сафина Алия Раушан кызы - «Яшь педагог» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Иванович Поминов эш визиты белән Сарман муниципаль районында булды. Сәфәрдә аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде.

Мортыштамак авылында уку елы башланыр алдыннан юл билгеләрен яңарттылар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра.

Полициядә хезмәт итү - киләчәккә ышаныч!

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Терешкова ур., 4 й. Тел.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976.


25
август, 2025 ел
дүшәмбе

25 нче август - герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне. Бу көнне Муса Җәлил һәм аның иптәшләре дошман төрмәсендә җәзалап үтереләләр.

Бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин эш визиты белән Сарман муниципаль районында булды. Сәфәрдә аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде.

Сарман авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачу тантанасы ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Рәисенең эш сәфәрендә төп вакыйга булды. Объект 2016 елдан гамәлгә ашырыла торган башкарма комитет биналарын капиталь ремонтлау һәм төзү буенча республика программасы нигезендә төзелгән.

Бүген, 25 августта, М.Җәлил һәйкәле янында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә багышланган митинг узды. Герой шагыйрь истәлеген хөрмәтләргә Җәлил  поселыгы. башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Галләмов килде, шулай ук чарада “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Р.Ә. Кәлимуллин, Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең Ветераннар советы рәисе Минһаҗева А.Г. үзенең шигырьләре белән чыгыш ясады, укучылар, мәктәп һәм бистә оешмалары коллективлары катнашты. 1944 елның 25 августында Германиянең 1944 елның февралендә булып узган Икенче Император суды карары буенча, безнең ватандашларыбыз - Каршылык көрәшчеләре: Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Аднашев, Галлянур Бохараров җәзалап үтерелә.

Бүген Сарман муниципаль районы Советында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International