ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген районда комбайнчылар арасында 2025 елгы урып-җыю ярышларында җиңүчеләр билгеләнде. Урып-җыюда катнашкан алдынгы механизаторларны бүләкләү традициясенә тугры калып, Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җиңүчеләргә премияләр тапшырды.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

2025 нче елның 27 нче августында МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә балигъ булмаган чит ил гражданнарының рус телен белүләренә тест үткәрелде.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин ТР ГИСУ директоры урынбасары Руслан Айрат улы Ямалтдинов һәм подряд оешмалары катнашында Җәлил бистәсендә җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Бүген IV чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы узды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

"Сарман муниципаль районы Советының IV чакырылыш эшчәнлеге нәтиҗәләре турында" Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гүзәл Рирфкать кызы Гәрәева сөйләде.

Утырыш эшендә шулай ук махсус хәрби операция ветераны, «Батырлар» проектында катнашучы, СВО Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Сирин Кәбир улы Касыймов катнашты.

Чара тәмамлангач, Фәрит Мөнәвирович  һәм Гүзәл Рифкатовна депутатларга актив депутатлык һәм иҗтимагый эшчәнлекләре, Сарман муниципаль районының вәкиллекле органнарын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт хатлары, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Сарман муниципаль районы Башлыгы махсус хәрби операция ветераны, Сарман СВО ветераннары бүлеге җитәкчесе Сирин Кәбир улы Касыймов белән очрашты.

Фәрит Мөнәвир улы «Батырлар» проекты кысаларында Сирин Кәбир улының остазы булып тора. Очрашуда алар актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: ветераннарга һәм СВОда катнашучыларга ярдәм, аларның гаиләләренә ярдәм, шулай ук эш планы, стажировка программасы.

Иске Кәшер авыл җирлегендә гражданнар җыелышы


26
август, 2025 ел
сишәмбе

26 нчы августта Татарстан Республикасының Сарман районында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе булды.

Бүген Сарман авылы Мәдәният йортында ТР Сарман районы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен "Чын чынбарлык һәм киләчәк чакырулары: хәзерге заман мәгарифенең өстенлекле юнәлешләре" дигән темага август педагогик конференциясе узды. Анда узган уку елына йомгак ясалды, шулай ук яңа 2025-2026 уку елына максатлар куелды һәм бурычлар билгеләнде. 
 Конференциядә "Петровскозавод балалар бакчасы" МБББМУ мөдире Хәбибуллина Гүзәл Әзгат кызы , тәрбияче  Шәехова Гөлия  Фәезхан кызы - Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Аларны котлыйбыз һәм алга таба эшләрендә уңышлар телибез


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International