ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре «Мин һәм Кызыл китап» бәйгесендә катнаштылар.Чатыртау Тыюлык начальнигы  Сарваров Илнур Әбүзәр улы бәйгедә катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бераз һәм уртача кар. Буран. Җил көньяктан 8-13 м/с, тизлеге 15-20 м/с, урыны белән 23 м / с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-9, урыны белән -14. Көндез максималь температура -4..-6˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

30 декабрь көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында « Могҗизалы Яңа ел” исемле бәйрәм тамашасы узды. Кунакларны матур итеп бизәлгән залда авыл җирлеге башлыгы Гилева Роза Михайловна, Кыш бабай, Кыш әби котладылар. Кызыклы тамаша , җыр- биюләр белән бик куңелле бәйрәм булды. Бәйрәмннән авыл халкы һәм кунакка кайтучылар күтәренке бәйрәм кәефе алып, киләсе елның иминлек һэм тынычлык алып килүен теләп калдылар.


1
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

31 декабрь көнне Азалак авылы мәдәният йортында «Хуш киләсең Ат елы!» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме  узды. Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы барлык авылдашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре  һәм жирле  артистлар берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. 

31 декабря в Чукмарлинском СДК прошла театрализованная - концертная программа «Яна ел килэ». С наступающим новым годом поздравил Глава сельского поселения Хадиуллин Ильдар Нилович. Работники дома культуры и местные артисты украсили праздник своими красивыми песнями и танцами.

30 нчы декабрь көнне Ләке мәдәният йортында чыршы бәйрәме булды. Бәйрәмгә килгән кунакларны, авылдашларны - авыл җирлеге башлыгы Антонов Юрий Григорьевич бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. 


31
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Аязучан болытлы һава. Бераз кар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-15˚. Көндез максималь температура -8..-11˚. Юлларда бозлавык.

Иске Кәшер авыл җирлегенең мәдәният йортларында  Яңа ел чаралары

Әлмәт мәдәният йортында «Яна ел төнендә» исемле театральләштерелгән концерт программасы үтте. 

Хөрмәтле Сарман районы халкы һәм кунаклары! Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Бу иң якты һәм игелекле бәйрәм, аны олылар да, балалар да шатланып һәм дулкынланып көтәләр. Яңа ел җитү белән без яхшыга ышанабыз, барлык хыялларыбызның тормышка ашуын көтәбез. Узып баручы 2024 ел безнең район халкының авырлыкларга каршы тора алуын, катлаулы шартларда да киң күңеллелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек күрсәтергә һәм, берләшеп, алда торган бурычларны үтәүгә көчләрен юнәлтергә сәләтле булуларын күрсәтте. Барлык район халкына, хезмәт коллективларына намуслы хезмәтләре һәм Сарман районы тормышының барлык өлкәләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Ветераннарга актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт. Ихлас күңелдән махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызның исән – сау әйләнеп кайтуларын, тынычлык урнашуын телим. Яңа ел сезнең өйләрегезгә бәхет һәм сәламәтлек алып килсен. Сезгә тынычлык, игелек һәм иминлек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International