“Аленушка” балалар бакчасында халкыбызның борынгы бәйрәме — Нәүрүз үткәрелде. Чараның максаты — балаларны милли йолаларыбыз белән таныштыру һәм язны каршы алу иде. Бәйрәмне Убырлы карчык «бозып» караса да, балалар моңа юл куймады. Балалар аның Нәүрүзбикәне урлап, үз өендә бик астында тотуын белгәч, яз кызын коткару өчен зур тырышлык күрсәттеләр. Алар яз, кояш һәм туган як турында шигырьләр сөйләделәр, милли җырлар башкардылар. Балаларның бердәмлеге ярдәмендә Нәүрүзбикә азат ителде. Кичә ахырында Нәүрүзбикә балаларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте.