Бүген безнең балалар бакчасына Түбән Кама шәһәреннән «сөенеч» курчак театры килде! Балалар «Юл хәрәкәте әлифбасы»дигән гыйбрәтле әкиятне зур кызыксыну белән карадылар. Төп геройлар кырыс, ләкин яхшы күңелле ЮХИДИ инспекторы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бөтенләй белмәгән мәзәк эт булды. Алар белән бергә балалар юл һәм транспорт турындагы табышмакларны чиштеләр, мөһим юл билгеләрен искә төшерделәр. Спектакльдән соң барысы да рәхәтләнеп «Светофор» күңелле музыкаль-уен уйнадылар. Бу балалар өчен кызык кына түгел, ә аларның һәрберсенең өчен дә бик файдалы булды. Мондый күңелле һәм эчтәлекле тамаша өчен без театрга зур рәхмәтебезне белдерәбез!