Бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин эш визиты белән Сарман муниципаль районында булды. Сәфәрдә аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде.
Сарман авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачу тантанасы ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Рәисенең эш сәфәрендә төп вакыйга булды. Объект 2016 елдан гамәлгә ашырыла торган башкарма комитет биналарын капиталь ремонтлау һәм төзү буенча республика программасы нигезендә төзелгән.
Бүген, 25 августта, М.Җәлил һәйкәле янында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә багышланган митинг узды. Герой шагыйрь истәлеген хөрмәтләргә Җәлил поселыгы. башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Галләмов килде, шулай ук чарада “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Р.Ә. Кәлимуллин, Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең Ветераннар советы рәисе Минһаҗева А.Г. үзенең шигырьләре белән чыгыш ясады, укучылар, мәктәп һәм бистә оешмалары коллективлары катнашты. 1944 елның 25 августында Германиянең 1944 елның февралендә булып узган Икенче Император суды карары буенча, безнең ватандашларыбыз - Каршылык көрәшчеләре: Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Аднашев, Галлянур Бохараров җәзалап үтерелә.
Бүген Сарман муниципаль районы Советында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Бүген Иске Кәшер авылында истәлекле вакыйга булды – Ябалактау тавында герой-якташыбыз Зиннәт Хәсәновка багышланган истәлек тактасы ачылды.
Бүген Александровка авылында Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган Гарифуллин Руслан Ринадович белән хушлаштык.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Мәңгелек хәтер... Мәңгелек дан ...
Россия флагы көне-ул ирек, тынычлык һәм яхшылык бәйрәме. Ул күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы икәнен искә төшерә.
Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә яшәүче Шаммасова Мусалия Ямалутдин кызы 2025 елның 15 августында үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу истәлекле көндә юбилярыбыз чын күңелдән котлаулар, сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләкләрен кабул итте. Бу истәлекле көнне аны Советның оештыру эшләре бүлеге начальнигы Д.Ф. Абрарова котлады. Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф. М. Хөснуллин исеменнән Мусалия Ямалутдин кызына Рәхмәт хаты һәм тирән ихтирам һәм рәхмәт билгесе итеп истәлекле бүләк тапшырылды.
Туганнары һәм якыннары да юбилярны ярату һәм игътибар белән чолгап алдылар. Бу бәйрәм зирәклеге, игелеге, тормыш сөючәнлеге үрнәк булган Мусалия Ямалутдин кызына карата мәхәббәт һәм ихтирамның якты дәлиле булды. Чын күңелдән аңа нык сәламәтлек, күңел җылысы, шатлык һәм яраткан гаиләсе арасында озын гомер телибез!
Иске Имән авыл җирлегендә гражданнар җыелышы
Бу бәйрәм-сабыйларыбызга илебезнең төп символларының берсе турында сөйләү, аларда патриотлык һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү өчен менә дигән сәбәп.