ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2025 ел
сишәмбе

   Җиңү көне  алдыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар арасында   «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» нәфис сүз  бәйгесе узды.  Чара Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланды һәм чын шигърият һәм патриотизм бәйрәменә  әверелде

6 нчы май көнне Казан шәһәрендә “Сугыш балалар күзлегеннән” дигән республикакүләм очерклар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

«Сандугач «4 нче балалар бакчасы "Җиңү тәрәзәсе" акциясендә беренче ел гына катнашмый. Бу балалар, педагоглар һәм ата-аналар өчен күркәм традициягә әверелде. Бөек Ватан сугышында җиңгән геройларны искә алу, аларның бөек батырлыкларын искә алу һәм 1941-1945 еллардагы вакыйгаларны яшь буынга тапшыру – бу бик кыйммәтле һәм мөһим булып санала.

Георгий тасмасы - ул декоратив элемент кына түгел,ә батырлык турындагы хәтер символы.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

26-28 апрель көннәрендә физика буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.  Олимпиада нәтиҗәләре буенча Җәлилнең 1нче мәктәбенең 9 Б сыйныфы укучысы Дәүләтов Таһир призер булды. Таһирны һәм аның укытучысы Хәбибуллин Рафис Галимҗан улын котлыйбыз. Молодцы!

Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары мәктәп территориясендәге эчәргә яраклы су колонкаларын чүп-чардан чистарттылар . Балалар бик тырышып эшләделәр. Мондый экологик чаралар табигатькә чүп-чарны җыеп, чисталыкны һәм тәртипне саклап кына ярдәм итүнең мөһимлеген ачык күрсәтә.

Безнең мәктәп укучылары Җиңү көненә багышланган ел саен уздырыла торган «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциясендә актив катнаштылар. Балалар үз йортларының һәм мәктәп тәрәзәләрен тематик рәсемнәр, плакатлар һәм Бөек Ватан сугышы символикасы белән бизәделәр.

"ЭКОяз-25" акциясенең алтынчы атнасы, "Үзгәрешләр" исеме астында дәвам итә. Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Шакировлар Азалия һәм Индира экологик акциядә катнаштылар. Алар чишмә территориясен тәртипкә китерделәр. Укучылар әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә үз өлешләрен керттеләр.

6 майда Ватанны саклаучылар елын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясе укучылары өчен «Офицеры» фильмы күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International