Безнең "Лилия" балалар бакчасында Сабантуй бәйрәмен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Балалар милли уен-ярышларда үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр, «кашыкка йомырка куеп йөгерү», «аркан тартышу», «ат чабышлары», «таяк тартышу», «көянтә һәм чиләкләр белән йөгерү» уеннарында катнаштылар. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмдә катнашучы сабыйларның матур бәйрәм турында онытылмаслык тәэсирләре калачак.