Бүген Күтәмәле мәктәбе укучылары "Нариман утары" зоопаркына экскурсия ясадылар

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Бүген укучылар "Нариман утары" зоопаркына экскурсия ясадылар. Зоопаркка бару-якты һәм күңелле тәэсирләр алу  дигән сүз! Зоопарк буенча экскурсия - бик мавыктыргыч һәм кызыклы шөгыль . Балалар уңай эмоцияләр - гаҗәпләнү, соклану, шатлык хисләре кичерделәр. Балаларның күбесе кыргый хайваннарны картинкада яки кинода гына күргән. Ә монда бик якында гына дөя, янут, болан, павлин һәм башка хайваннар. Балалар бик шатландылар! Вакыт сизелми генә үтеп китте. Зоопаркка бару чын могҗизага әверелде! Бу балаларга күпме шатлык һәм ләззәт китерде! Бу экскурсиядә без күңелле тәэсирләр генә түгел, соңрак күңелле һәм кызыклы вакытны искә төшерәчәк фотосурәтләр дә алдык!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International