6 июнь-рус теле көне! Бер минут горурлык . БМО мәгълүматлары буенча, планетада яшәүче 250 миллионга якын кеше рус телен белә. Беләсезме, ни өчен рус теле көне 6 июньдә билгеләп үтелә? Нәкъ менә шул көнне Александр Пушкин — «солнце русской поэзии» туган.
Тарих, химия һәм әдәбият буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Районыбызның ике укучысы БДИны 100 баллга тапшырдылар!
5 июньдә 11 сыйныфны тәмамлаучылар биология, география, чит телләр буенча БДИ тапшырдылар
6 июньдә, бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Россиядә һәм дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә.Классикныңәдәбииҗатыбезне гомер буе озата бара.Аның үлемсезиҗатыбарлык яшьтәге һәм милләттәге кешеләрнеберләштерә, аларда бурычка тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт җырлана, бөек рус теленең чиксез матурлыгы һәм байлыгы гәүдәләнә.Александр Сергеевич Пушкинның иҗади мирасы киләчәктә дә югары әхлакый кыйммәтләр үрнәге һәм Россия җәмгыятенең рухи тормышын берләштерүче башлангыч булып хезмәт итәчәк дип ышанам.Бубәйрәмкөнендәсезгә чын күңелдәнныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.
Районыбыз Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин барлык дин кардәшләрне Корбан Гаете белән тәбрикләде.
Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!
Чын йөрәктән изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән республикабызда, шулай ук районыбызда Корбан гаете – иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Безнең үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәвебез – киләчәктә туган җиребезнең тотрыклы үсешенең нигезе.
Көтеп алынган бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Һәркем киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Районыбызда да елдан-ел дингә килүчеләр, мәчетләр төзүдә-төзекләндерүдә катнашучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара.
Хөрмәтле райондашлар! Корбан гаете күңелләребезне изгелеккә юнәлтсен. Исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.
«Лилия» балалар бакчасында спорт күңел ачу чарасы узды.
Бүгенге көн «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда чын-чынлап күтәренке һәм күңелле башланды – иртәнге ялкынлы зарядкадан! Мы без яңа маҗараларга әзер булу өчен энергия һәм яхшы кәеф белән тулдык. Аннары «Солнышко» мәктәп яны лагере тылсым һәм маҗаралар дөньясына чумды, безнең бит чын кино көне иде!
Сарманны яшелләндерүгә керткән зур өлеше өчен Сарман муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты белән Илдар Марсель улы Ибраhимов бүләкләнде.
Бүген Түбән Чыршылы авылында яшәүче Тимашева Таисия Михайловнага 95 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы котлады һәм Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды.