Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!
Чын йөрәктән изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән республикабызда, шулай ук районыбызда Корбан гаете – иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Безнең үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәвебез – киләчәктә туган җиребезнең тотрыклы үсешенең нигезе.
Көтеп алынган бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Һәркем киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Районыбызда да елдан-ел дингә килүчеләр, мәчетләр төзүдә-төзекләндерүдә катнашучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара.
Хөрмәтле райондашлар! Корбан гаете күңелләребезне изгелеккә юнәлтсен. Исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.