Бүген Түбән Чыршылы авылында яшәүче Тимашева Таисия Михайловна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Чыршылы авылында яшәүче Тимашева Таисия Михайловнага 95 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы котлады һәм аңа Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы да кушылды. Алар ветеранга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр. Таисия Михайловна җылы сүзләре һәм игътибарлары өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International