ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2025 ел
җомга

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы СВОда катнашучылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм әзерләде.

Безнең мәктәптә ата-аналар җыелышы узды, анда ата-аналар, укытучылар, фельдшер һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашты. 

"Саклаубаш урта гомуми белем бирү мәктәбе"  санитар-экологик икеайлыкта актив катнаша. "Эко весны - 2025" кысаларында беренче атна "Помоги пернатым"исеме астында уза.

Кошлар табигатьнең состав өлеше булып тора. Алар-безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. Ел саен алар безгә үз канатларында яз китерә.

"Чиста авыл" экологик акциясе кысаларында "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе"-"Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ филиалы волонтерлары туган авылы территориясен җыештыруда катнаштылар. Әлеге акциянең максаты - укучыларны экология һәм әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы проблемаларына җәлеп итү, экологик культураны күтәрү, кече Ватанга мәхәббәт һәм табигатькә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бүген 5 Б сыйныфы укучылары безнең мәктәп ишегалдында кошлар өчен "ашарга яраклы җимлекләр" элеп куйдылар. Һәр бала бу мөһим чарада актив катнашты, кирәкле материаллар җыярга һәм канатлы балалар өчен йортларны бизәргә булышты.

Безнең балалар бакчасы Бөек Ватан сугышында 80 еллыкка һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган "талантлар фестивале" үзешчән сәнгать смотрында катнашты.

Һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның  килүен күзәтәбез. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыклары белән уртаклашалар. .  "ЭКОяз-2025" экологик айлыгы кысаларында Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, канатлы дусларны уңайлы оялар ясап каршы алдылар. Кошлар үзләрен озак көттермәс, яңа ояларга урнашыр дип ышанып калабыз. Кошларга оя кору өчен куркынычсыз һәм уңайлы урын булдыру максатыннан, сыерчык оялары мәктәп территориясендә эленәчәк.

Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге. 
Бүген безнең мәктәптә Сарман аграр көллияте вәкилләре белән очрашу узды. Үз чыгышында укытучылар уку йортының структурасы, белгечлекләре, укырга керү тәртибе, студентларның уку һәм яшәү шартлары, шулай ук өстәмә социаль гарантияләр һәм укуны тәмамлаганнан соң киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Очрашуда шулай ук әлеге көллият студенты да катнашты, ул үзе һәм студент тормышы турында сөйләде. 
Уку йортлары вәкилләре белән мондый очрашулар укучыларга һөнәри үзбилгеләнү мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Укучыларда булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлау мөмкинлеге туа. Мондый очрашулар өчен Сарман аграр көллияте вәкилләренә рәхмәт белдерәбез һәм барлык 

Чистарту икеайлыгы уңаеннан Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе теориториясендә эш башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International