ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген    “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Камал улы Гилманов килде. Визит Сарман районына эш сәфәре кысаларында узды.
      Мәктәптә югары дәрәҗәдәге кунакны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова озата йөрде.

 

3 нче апрель көнне "Җәлил гимназия"се коллективы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган "Талантлар фестивале" смотр-конкурсында катнашты. 

3 нче апрель көнне "Җәлил гимназиясе"ндә табигый балавыздан шәм ясау буенча мастер-класс булып узды. 

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре коллективлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына, г. м. Әхмәдиевнең тууына 100 ел тулуга һәм "Татнефть"нең 75 еллыгына багышланган смотр-конкурста, талантлар фестивалендә катнаштылар.

Җәлил гимназиясе командасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясендә катнашты, анда үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Бүген Сарман районына эш визиты белән ТР Дәүләт Советы депутаты – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы, закон текстларының татар һәм рус телләрендәге тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Гыйльманова Камил Камал улы килде. Аны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы озата йөрде.

Камил Камал улы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә булды. Педагогларның эшенә югары бәя бирде һәм милли мирасны саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

3 апрельдә Җәлил бистәсенең мәдәният йортында предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында «Талантлар фестивале» үзешчән сәнгать смотр – конкурсы узды. Әлеге бәйгедә безнең балалар бакчасынын «Шатлык» ансамбле «Солдатлар» җыры белән чыгыш ясады.

МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" балалары авылыбызның китапханәсенә сәяхәт ясадылар, чөнки 2 апрель халыкара балалар китабы көне. 

«Талантлар фестивале " үзешчән сәнгать смотр – конкурсы

Татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Рәхмәтова А.Ф. балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, кошлар турындагы табышмакларны чиштеләр һәм биеделәр. Бәйрәм азагында балалар ботка белән сыйландылар, һәм, әлбәттә, бу ботка белән кошларны сыйладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International