«Каенкай» балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр!

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

26 апрель-татар мәдәниятен һәм әдәбиятын яратучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукай туа, аның шигырьләре һәм әкиятләре инде гасырдан артык балаларның да, өлкәннәрнең дә йөрәкләрен җылыта. 28 апрель көнне «Каенкай» балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган матур чара узды. Бәйрәмдә өлкәннәр һәм "беренчеләр хәрәкәте" нең пилот төркеме катнашты. шулай ук 1 нче мәктәпнең "беренчеләр хәрәкәте" ндә катнашучылар һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлек җитәкчесе Г.Н. Гарипова да чакырылды. Балалар шагыйрьнең иҗатына чумдылар: аның биографиясеннән бик күп яңалыклар белделәр, шигырьләр укыдылар, әкиятләр сәхнәләштерделәр. Мондый чаралар үсеп килүче буынны бөек шагыйрьнең иҗаты белән таныштырып кына калмыйча, туган телгә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияли. Габдулла Тукай үзенең шигырьләрендә, әкиятләрендә һәм рәхмәтле киләчәк буыннары хәтерендә яшәвен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International